Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Нариманда да күңелле булды

Нариман авылының Сабантуй мәйданы табигатьнең гүзәл поч-магында урнашкан. Узган шимбә көнне биредә авыл халкы һәм килгән кунаклар, шау-гөр китереп, Тручын Сабантуен бәйрәм итте. Бәйрәмне Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владимир Емельянов ачты. Нариманлыларны котлау өчен, бирегә муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина һәм Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова...

Нариман авылының Сабантуй мәйданы табигатьнең гүзәл поч-магында урнашкан. Узган шимбә көнне биредә авыл халкы һәм килгән кунаклар, шау-гөр китереп, Тручын Сабантуен бәйрәм итте.
Бәйрәмне Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владимир Емельянов ачты. Нариманлыларны котлау өчен, бирегә муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина һәм Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова да килгән иделәр. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы кыр эшләре алдынгысы Денис Нурлыевка бирелде (сүз уңаеннан, бу механизаторның әле бер атна элек кенә кызы Ландыш туган).
Бәйрәмне ачу тантанасында, шулай ук, авылның хөрмәтле кешеләрен бүләкләделәр. Алар арасында 50 ел бергә яшәгән Валентина һәм Владимир Черновлар, олы юбилейларын билгеләп үткән Елизавета Кормачева, Мария Кураева, Иван Павлов, авыл тормышында актив катнашучы Надежда Косова, Валентина Артамонова, Семен Кабанов, Мария Зуйкова һ.б. бар. Котлауларга Түбән Кама «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле дә үзенең җырлары белән кушылды.
Тантаналы өлештән соң, сәхнәдә - концерт, ә мәйданда төрле ярышлар барды. Әйтик, гер күтәрүдә җиңүче - Түбән Камадан Фаил Ибраһимов, икенче һәм өченче призлы урыннарда - Мөдәррис Бикушев (Түбән Кама) һәм Фаил Хәсәнҗанов (Ташлык). Ат чабышында катнашучылар өчәү иде, Түбән Уратмадан Дамир Хәсәнов үзенең «Танцор» кушаматлы атында беренче килде, «Орбит» (җайдагы - Тобадан Ринат Хафизов) аннан аз гына калышты.
Әлбәттә, игътибар үзәгендә монда да милли көрәш бәйгесе иде. Зурлар көрәше аеруча кызыклы булды, анда шәһәребезнең һәм районыбыз авыл-ларының танылган көрәш-челәре көч сынашты. Нәтиҗәдә, Түбән Камадан Марат Мөхәммәтҗанов батыр калды, икенче һәм өченче призлы урыннарны Рамил Минабетдинов (Түбән Уратма) һәм Ринат Фәсәхетдинов (Тоба) алдылар.
Рафаил Хәйруллин.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев