Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Кадерле укытучылар!Хөрмәтле мәгариф хезмәте ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бу көн безнең өчен – сез укыткан укучылар һәм бүгенге көндә сездә белем алучылар өчен аеруча үзенчәлекле, дулкынландыргыч көн. Һәрберебезнең мәктәп елларына бәйле җылы хисләре, гомер буена без рәхмәтле булган һәм хәтердә тоткан укытучылары бар.
Түбән Кама муниципаль районы педагогларының хезмәте иң югары бәягә лаек. Безнең шәһәрдә һәм районда 60 мәктәп, 19 өстәмә, һөнәри урта һәм югары белем бирү учреждениесе бар. Аларда 2883 педагог эшли. Бүген сезнең һәрберегезне тәбрик итеп, катлаулы һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм!
Түбән Кама мәгариф системасының чишмә башында торган педагогик хезмәт ветераннары аерым рәхмәткә лаек. Сез яшь түбәнкамалыларның берничә буынын тәрбияләү һәм белем бирү эшенә зур өлеш керттегез, ә бүген Түбән Кама укытучылары традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итүче яңа буын педагогларга үзегезнең бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне һәм белемегезне тапшырасыз.
Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге, башлаган эшләрегездә уңышлар, яңа һөнәри җиңүләр, максатка омтылучан һәм рәхмәтле укучылар телим!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев