Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зур рухлану алганнар

24-25 март көннәрендә Казанда уздырылган Бөтендөнья татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында Түбән Камадан якташларыбыз - туган якны өйрәнүче һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиев һәм аксакаллар шурасы әгъзасы Альберт Саттаров та делегат булып катнашты. Түбәндә алар шул чарадан алган тәэсирләре белән уртаклаша. Съезда Россиянең татарлар яшә-гән төбәкләреннән 250 вәкил - Иркутск, Красноярск,...

24-25 март көннәрендә Казанда уздырылган Бөтендөнья татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында Түбән Камадан якташларыбыз - туган якны өйрәнүче һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиев һәм аксакаллар шурасы әгъзасы Альберт Саттаров та делегат булып катнашты. Түбәндә алар шул чарадан алган тәэсирләре белән уртаклаша.
Съезда Россиянең татарлар яшә-гән төбәкләреннән 250 вәкил - Иркутск, Красноярск, Казахстан, Санкт-Петербург, Кырым, Дагстан, Мәскәү,Түбән Новгорд һ.б. яклардан делегатлар бар иде.
Әлеге мөһим чараның иң абруйлы кунагы, армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы 94 яшьлек Мәхмүт Әхмәт улы Гареев булгандыр, мөгаен. Ул татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады, үзе иҗат иткән китапларны бүләк итеп тапшырды. Съезда, шулай ук, Татарстанның күренелекле тарих, филология фәннәре буенча галимнәре катнашты һәм чыгышлар ясады.
Биредә узган беренче көндә татар төбәкләренә кагылышлы, саны бер меңнән артып киткән китаплар белән танышу чарасы уздырылды. Соңыннан, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, тәҗрибә уртаклашу, аерым чыгышлар ясалды, бик күп тәкъдимнәр кабул ителде. Шул ук көнне, мәдәният үзәгенең зур залында, татар тарихын ныклап өйрәнергә мөһим чыганак булган «Золотая Орда в мировой истории» («Дөнья тарихында Алтын Урда») диеп аталган китапны тәкъдим итү утырышы булды. Бу китапны чыгаруда Оксфорд университеты галимнәренең күпьеллык фәнни хезмәтләре һәм ярдәмнәре кулланылган. Китапка, шулай ук, рус һәм татар галимнәренең хезмәтләре кергән. Тулаем, китап Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты җитәкчелегендә чыккан.
Икенче көнне пленар утырышта 18 доклад тыңланды, «Бөтендөнья төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешма»сының 32 кешедән торган Советы расланды.
Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты җитәкчелегендә, күптомлы «Россия Федерациясе татар авыллары тарихы» басмасын чыгаруны сорап, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Фәннәр Академиясенә мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде.
Мансур ГАНИЕВ,
туган якны өйрәнүче
һәвәскәр тарихчы.
Фотода: язма авторы М.Ганиев һәм А.Саттаров татар әдәбияты галиме Х. Миңнегулов белән съезда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X