Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зур чаралар планлаштырыла

Түбән Кама белгечләре Федераль Сабантуйны Астрахань шәһәрендә уздыру буенча оештыру комитеты утырышында булып кайтты. Быел бәйрәм Астрахань өлкәсендә 12 һәм 13 майда үткәреләчәк. Аны әзерләүгә зур өлешне елдагыча Түбән Кама кертәчәк. Быел Федераль Сабантуйны иртәрәк уздыру сәбәпләренең беренчесе, май ахырында Рамазан аена керү белән бәйле. Икенчедән, бу вакытта Астраханьның һава...

Түбән Кама белгечләре Федераль Сабантуйны Астрахань шәһәрендә уздыру буенча оештыру комитеты утырышында булып кайтты.
Быел бәйрәм Астрахань өлкәсендә 12 һәм 13 майда үткәреләчәк. Аны әзерләүгә зур өлешне елдагыча Түбән Кама кертәчәк. Быел Федераль Сабантуйны иртәрәк уздыру сәбәпләренең беренчесе, май ахырында Рамазан аена керү белән бәйле. Икенчедән, бу вакытта Астраханьның һава торышы Татарстандагы җәй вакытындагы белән тәңгәл була. Ә июнь-июль айларында җылылык 50 градустан арта икән.
Сабантуйда Россиянең төрле төбәкләреннән 60 делегация катнашыр дип көтелә. 12 майда Астрахань дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать осталары катнашында зур концерт узачак. Шулай ук республиканың президенты исеменнән тантаналы кабул итү булачак.
13 майда үзәк стадионда бәйрәм кунакларын татар хал-кының милли йолалары, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыру планлаштырыла. Моның өчен зур мәйданда чын татар йорты һәм ишегалды төзеләчәк. Шулай ук остаханәләр дә эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев