Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзмәшгуль дә җавап тота

Мөгаен, һәр кеше үз йорты турында хыялланадыр. «Үз өеңдә-үз көең» дип юкка гына әйтмиләр. Кемдер йортны үзе төзи, ләкин алтын куллы кешеләр бик аз. Андый вакытта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кала, тик менә төзелеш компанияләренең кайберләре вәгъдәләр бирергә генә оста.

Сүзебез Рәмис исемле (исеме үзгәртелгән) түбәнкамалы турында барыр. Ир күптән агач йорт турында хыялланган. Бервакыт шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә ул бура бураучы бер фирма турында игълан тапкан. Рәмис озынга сузып тормаган, фирма офисына килеп, бура бурау вакыты һәм шартлары турында сөйләшкән. Ләкин күпмедер вакыттан соң ул офиска килеп, килешү төзергә теләвен җиткергән. Берничә тапкыр искә төшергәч, аның белән килешү төзегәннәр, анда һәр якның шартлары һәм бурычлары да күрсәтелгән. Рәмис бура хакының 50 процентын түләгән, эш барышын күзәтү өчен хәтта отпуск алган.

Әмма төзелеш билгеләнгән вакытта башланмаган. Хәлгә кереп, түбәнкамалы килешүдә эшләрнең яңа вакытын яздырткан, әмма ул көн килеп җиткәч тә, эшчеләр дә килмәгән, эшләре дә башланмаган. Өстәвенә, заказ алучы Рәмистән качкан. Сагалап йөри торгач, ир офиска кереп, килешүне өзүне һәм түләгән акчасын кайтаруны сораган.

Әмма хезмәт күрсәтүче акчаның 10 процентын штраф итеп үзенә алып калган. «Үзмәшгуль» буларак теркәлгән фирма җитәкчесе Рәмискә: «Закон минем эшчәнлекне тикшерми», – дип әйткән. Түземлеге беткән ир ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына, эчке базарның үсеш һәм координациясе бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

– Аның язмача дәгъвасы хезмәт күрсәтүчегә юлланган. Өстәвенә, бүлек белгечләре РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы канунның 28 нче маддәсен дә аңлатып биргәннәр. Канун буенча, эшне башлау яки тәмамлау вакыты үзгәрсә, кулланучы яңа вакытны билгели, эшне башкаларга тапшыра, эш хакын киметтерә яки, килешүне өзеп, акчасын кайтара, шулай ук эш башкару вакыты үзгәрү сәбәпле, чыгымнарын каплата ала. Акча 10 көн эчендә кайтарылырга тиеш, – дип аңлата эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге начальнигы Евгения Чернова.

Шулай ук белгечләр аңлатуынча, РФ Гражданлык Кодексының 23 нче маддәсе нигезендә, юридик шәхес буларак теркәлмәгән эшмәкәр үзеннән җаваплылыкны төшерергә тиеш түгел. Үзмәшгуль буларак теркәлгән кешенең, эшмәкәрнеке кебек үк, бурычлары һәм вазифалары бар. Тиздән Рәмис бүлек белгечләренә үзенә акчасын кайтаруларын хәбәр иткән. Кеше үз хокукларын белергә һәм яклый алырга тиеш. Ярдәм кирәк булса, белгечләр Бызов урамындагы 20а йортта бушлай кабул итә, шулай ук сорауларны 8(8555)36-63-76 номерына шалтыратып бирергә мөмкин. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Ышаныч телефоны» эшли башлаган. 8-987- 296-68-93 номеры буенча шалтыратып, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре арасында ришвәтчелек очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Шалтыратулар дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 8.30- 17.30, җомга 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә. Шулай ук Түбән Кама территориаль органы фойесында «Ышаныч тартмасы» һәм «Интернет аша кабул итү» хезмәте эшли. Зарыгызны анда да язып калдырырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X