Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзләре тырышканнар

Түбән Кама үзәк хастаханәсе янында урнаштырылган Г.Тукай һәйкәле яңартылган. Шагыйрьнең татар рәссамы, сынчы Бакый Урманче ясаган сыны яңадан куелган.

Хәзерге вакытта эшчеләр сын тирәсен матурлыйлар. Һәйкәлгә инде 30 ел. «Аны үз көчебез белән яңарттык, фонарьларны алыштырдык. Ярдәмгә дусларыбыз, спонсорларыбыз килде», – ди Түбән Кама үзәк хастаханә баш табибы Хәбибулла Ахмедов. 
Бу урын тулысынча үзгәрәчәк. Янындагы фонтанны төзекләндереп булмый, шуңа күрә биредә чәчәклек булачак. Ә менә юл ясау һәм эскәмияләр куйдыру өчен матди ярдәм кирәк. 
Киләсе елда шагыйрьнең тууына 133 ел тулачак. Табиблар аның шигырьләрен яңартылган скверда укыячаклар. «Мин Тукайны укыйм» акциясендә Хабибулла Ахмедов та катнашырга ниятли.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев