Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзизоляция индексы Түбәнкамалыларның өйдә утырырга яратмаганлыгы хакында сөйли

17 апрельдә 10:40 сәгатькә Түбән Каманың үз-үзеңне изоляцияләү индексы биш баллдан 2,6 балл күрсәтә. Шәһәрдәшләребез өчен бу күрсәткеч – бик зур җавапсызлык дигәнне аңлата.

Илебез тарихында авылларны, шәһәрләрне буш калдырган коточкыч авырулар булган. Кешеләр ул вакытта ничек сакланырга белмәгән. Хәзер исә табиблар аңлатып торуына карамастан, урамга чыгу ягын карыйлар. Ял көннәре җиттеме, пикникларга ашыгалар, өйләрендә җыелып ятучылар да бар. Бу исә якыннары тормышына, сәламәтлегенә җиңел караумы, битарафлыкмы?..

Нәтиҗәдә, хокук сакчылары шәһәр урамнарында рейдларны көчәйттеләр. Аларга битлекләр, перчаткалар, антисептиклар таратыла. Төркемнәргә бүленеп, һәр төркем дүрт-биш йорт территориясен даими тикшереп торачак. Полиция хезмәткәрләре кешеләрне туктатып, яшәү урыннарын, SMS-пропуск яки эш урыныннан белешмә булу-булмавын ачыклаячаклар.  

Россия кануны буенча, үзизоляция режимын бозган өчен 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф салына, җитәкчеләр өчен аның күләме – 10-50 мең сум, эшкмәкәрләр өчен – 30-50 мең сум, юридик затлар өчен 100-300 мең сум тәшкил итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X