Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әзерме? Әзер!

«Лента» гипермаркетында янгын чыккан, ике катер бәрелешкән, Зур Афанас авылында себер язвасы ачыкланган, юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан – бәхеткә, бу фаҗигалар бары тик гражданлык укулары кысаларында гына булган.

«Лента» үзәгендәге покрышкалар сатылган зал төтен белән тулган. Сатучыларны да, сатып алучыларны да тиз арада урамга чыгаралар. Шул ук вакытта гипермаркет янына шәһәрнең барлык кичектергесез хезмәтләре килеп җитә. Янгын сүндерүчеләр түбәдәге ялкынны сүндергән арада коткаручылар «зыян күрүче»ләрне бинадан алып чыгалар һәм табибларга тапшыралар. Нәтиҗәдә, эшкә «биш»ле куела.
Башка урында «ВАЗ-2106» автомобиле һәм «ПАЗ» автобусы «бәрелешкән». «Изелгән» машинаны гидравлик кайчылар белән кисеп, «зыян күрүче»ләрне чыгаралар. Икесе исән, аларга шина куялар, өченчесе «үлгән». Янгын сүндерүчеләр автобустагы ялкынны сүндерәләр. Эчтәге кешеләрне табиблар хастаханәгә алып китә. 
Кама елгасында катер һәм моторлы көймә «бәрелешә». Ике кеше суга төшә. Бер көймә «яна башлый», аны коткаручы катердан тиз сүндерәләр. Батучыларны коткарып, «Ашыгыч ярдәм» машинасында «аңнарына китерәләр» һәм хастаханәгә илтәләр. Тикшерүчеләр төркеме бәрелешүнең сәбәбен ачыклый.  
Шәһәр янындагы авылда тагын бер көтелмәгән хәл – сыер «үлгән». Анда себер язвасы авыруы булган дигән шик бар. Урынга полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр һәм ветеринар хезмәтләре килә. Авыру булган урынга бары тик дезинфекция узганнар гына керә ала. Саклагыч кием һәм маскалар кигән ветеринарлар пробалар ала. Аларны республика лабораториясенә тапшырачаклар. Сәламәт хайваннарга прививка ясыйлар, «үләксә»не терлекне күмү урынына алып барып яндыралар.  
11 октябрьдә укуларның төп өлеше узган. Башкарылган эшкә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бәя бирәчәк. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X