Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зарарлы калдыкларны киметү өчен

Җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Айдар Метшин Түбән Кама территориясендә экологик хәлне яхшырту буенча яңа карарларны җиткерде.

– Без барыбыз да бер территориядә яшибез, барыбыз да бер үк һаваны сулыйбыз һәм безнең уртак бурыч – сәнәгатьне үстерү белән әйләнә-тирә мохитне саклау арасында баланс булдыру, – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Узган атнада Түбән Камада экология куркынычсызлыгы буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы узды. Белгечләр эшен профильле министрлык башлыгы Александр Шадриков җитәкли. Очрашу барышында берничә мәсьәлә, шул исәптән, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм җитештерүдәге зарарлы калдыкларны киметү чараларын гамәлгә ашыру каралды.
– Якын арада Түбән Кама территориясендәге предприятиеләр экологик яктан гомуми контрольгә алыначак. Башкарма комитет һәм экология министрлыгы адресына килгән барлык мөрәҗәгатьләр буенча чаралар күреләчәк, мәсьәлә ТР экология һәм табигый ресурслар министры тарафыннан күзәтүгә алыначак.Моннан тыш, без хәзер комиссия кысаларында бу эшне алып барачак аерым эшче төркем дә булдырдык, – диде муниципаль район башлыгы Айдар Метшин. 
Тикшерү предприятие эчендә җитештерү калдыклары һәм сулары белән эш итү системасын оештыруга да кагылачак. «Кагыйдә бозучылар ачыкланса, аларга карата иң катгый чаралар күреләчәк, – дип нәтиҗә ясады Айдар Метшин. – Мондый очраклар бар инде. Хәзерге вакытта Россия табигатькә күзәтчелек идарәсе тарафыннан берничә эш көч структураларына тапшырылган».
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X