Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Заманча һәм матур

Кама Аланында «Мандарин» яр буен төзекләндерү эшләре тәмамланды. Аны яңарту - «Төзекләндерүгә 5 адым» программасы кысаларында башкарылган проект. Моногорода.рф сайтында ул, «Яшьләр» скверы белән беррәттән, иң популяр тәкъдимнәр исемлегенә керде. «Мандарин»ны яңартуга республика бюджетыннан 11,6 миллион сум бүлеп бирелде, поселок та ярдәм итте. Төзү-монтажлау эшләре вакытында бирегә 2700 кубометр ком...

Кама Аланында «Мандарин» яр буен төзекләндерү эшләре тәмамланды. Аны яңарту - «Төзекләндерүгә 5 адым» программасы кысаларында башкарылган проект. Моногорода.рф сайтында ул, «Яшьләр» скверы белән беррәттән, иң популяр тәкъдимнәр исемлегенә керде.
«Мандарин»ны яңартуга республика бюджетыннан 11,6 миллион сум бүлеп бирелде, поселок та ярдәм итте. Төзү-монтажлау эшләре вакытында бирегә 2700 кубометр ком китертелгән. Яр буена килү юлы тулысынча чистартылган. Поселок предприятиеләре һәм төрле оешмалары хезмәткәрләре ярдәме белән чүп-чар җыеп алынган; кипкән һәм ямьсез куаклыклар киселеп, агачлар утыртылган.
 
«Мандарин»ның исеме җисеменә туры килә - биредә барысы да фирәзә һәм кызгылт-сары төсләрдә: яр буена корылган киртәләр дә, таучыклар һәм борылмалы баскычлы балалар мәйданчыгы да. Спорт белән шөгыльләнү өчен воркаут, шулай ук волейбол мәйданчыгы барлыкка килгән.
Пляжда исә чишенеп-киенү кабиналары, күзәтү каланчасы бар. Күләгәдә ял итү өчен япма монтажлау буенча да эш башкарылган. Ярның җәяүлеләр йөри торган урынына брусчатка җәелгән, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелган. Яктырту заманча булачак. Шулай ук санитар зона, велосипед һәм машина кую урыннары булдырылган.
Кыскасы, Кама Аланында яшәүче 15 меңнән артык кеше өчен «Мандарин» рәхәтләнеп ял итү урынына әйләнәчәк. Кызганычка, су коену сезоны инде тәмам. Шуңа күрә аны киләсе җәйдә сынап карарга мөмкин булачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев