Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үз урыныӊны ничек табарга?

«Егет булсам да, яӊа коллективта гел югалып калам, бер күрмәгән кешеләр белән сөйләшергә кыенсынам. Мәктәптә уку дәверендә сыйныфташларым минем өчен гаиләгә әйләнде. Быел аны тәмамлыйбыз. Теләгем - институтка керү. Уку өчен борчылмыйм, ә менә яӊа кешеләргә ничек ияләшермен икән?» Дамир. Светлана КОНЮХОВА, психолог: - Тормышта еш кына яӊа кешеләр белән...

«Егет булсам да, яӊа коллективта гел югалып калам, бер күрмәгән кешеләр белән сөйләшергә кыенсынам. Мәктәптә уку дәверендә сыйныфташларым минем өчен гаиләгә әйләнде. Быел аны тәмамлыйбыз. Теләгем - институтка керү. Уку өчен борчылмыйм, ә менә яӊа кешеләргә ничек ияләшермен икән?»
Дамир.
Светлана КОНЮХОВА, психолог:
- Тормышта еш кына яӊа кешеләр белән очрашырга туры килә: уку йортына кергәндә, эшкә урнашканда... Мондый стрессны җиӊү җиӊел түгел, әлбәттә. Гадәттә, әлеге халәтне зәгыйфь нерв системалы (меланхоликлар) кешеләр кичерә. Алар безнеӊ өчен әһәмиятле булмаган проблемаларны да авырга ала. Үз-үзләренә ышанмаган, кыюсызлар да яӊа моһитка, кешеләргә авыр ияләшә. Кайбер кешеләр башкалар белән үзләре аралашырга теләми, болары - үзләре турында бик югары фикер йөртүчеләр була.
Яӊа коллективка кереп китеп, дуслар табу авыр түгел. Бары тик берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Гадәттә, кешеләр үзләренә охшаган, ягъни кызыксынулары бертөрле булганнарга тартыла. Димәк, үз даирәгездә шундыйларны табарга тырышыгыз. Музыкамы, холыкмы, кинофильмнармы - ниндидер уртак кызыксыну булырга тиеш.
Гадәттә, аралашырга теләгән, ачык кешеләргә тартылалар. Шуӊа күрә үз эчегезгә йомылмагыз. Аннан, кешеләр белән танышканда, аларныӊ турында килеш-килбәтләреннән чыгып фикер йөртмәгез. Уртак тел таба алмыйсыз икән, яӊа танышларыгызны гаепләү дөрес булмас. Киресенчә, үзегезгә карата уӊай мөнәсәбәтне бары аларны ихтирам итеп тәрбияләргә мөмкин.
Көндәлек алып бару һәр ситуацияне бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Курку, икеләнү, борчылу хисләре аныӊ битләрендә калсын. Үзегез исә алдан ук кайгырмагыз. Киләчәккә оптимизм белән карагыз. Уӊышлар сезгә!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев