Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юк-бар сәбәп белән үз гомерләрен дә, башкаларныкын да куркыныч астына куючылар саны кимеми

SMS-пропусклар системасы ярдәмендә кайберәүләр атнага берничә тапкыр «паспорт алырга» яки якыннарын «җирләргә» бара, яки үзизоляция урынын «үзгәртә». Шул уңайдан, республиканың оператив штабы SMS-пропусклар системасына үзгәрешләр кертергә карар кылган.

Анда кайбер максатлар саны киметеләчәк. Бу республикада коронавируска бәйле эпидемиологик хәлне кискенләштермәс өчен эшләнә. Шулай итеп, җирләү максатын – атнага бер тапкыр, судта катнашу – айга бер тапкыр, күп функцияле үзәккә баруны – атнага бер тапкыр, бакчага бару максатын SMS-хәбәрләрдә атнага ике тапкыр гына күрсәтергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, пропускны активлаштыру өчен 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрелә. Текстта «Регистрация» сүзе һәм паспорт номеры күрсәтелергә тиеш (Мәсәлән, Регистрация#9219632506). Җавап итеп уникаль код килә.
Кая да булса бару ихтыяҗы туган очракта, тугыз сәбәпнең берсен күрсәтергә кирәк (Мәсәлән, Цель 1).
1. Судка бару.
2. Белем бирү йортларына балигъ булмаганнарны илтү.
3. Хастаханәгә яки ветеринарга бару.
4. Җирләүгә бару.
5. Паспорт ясату.
6. Шәһәрдән читтә булган йортка, бакчага бару яки аннан кайту.
7. Банкка яки почтага бару.
8. Дарулар, азык-төлек яки башка кирәкле әйберләр алып кайту.
9. Яшәү урынын үзгәртү.
Җавап итеп сезгә код язылган SMS-хәбәр киләчәк. Урамга шуннан соң гына чыга аласыз. Кайбер очракларда аерым код таләп ителми: тиз арада медицина ярдәме кирәк булса, кибеткә барганда, этегезне чыгару, контейнерга чүпне итеп ташлау өчен, эшкә йөрергә тиеш булсагыз (моның өчен эш урыныннан белешмә бирелә), йөк илткәндә (моның өчен дә белешмә кирәк), сез үзирекле буларак, ярдәм күрсәткән очракта (белешмә Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгыннан бирелә).

Үзмәшгульләргә ярдәм итү йөзеннән Татарстан Президенты SMS-пропуск исемлегенә тагын дүрт максат өстәргә рөхсәт биргән.

Үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм 2019 яки 2020 елда бер генә тапкыр гына булса да салым түләгән кешеләр https://covid19.tatarstan.ru/порталындагы шәхси кабинетта үз ИННын язып, эшчәнлекләрен дәвам итү мөмкинлеге бирүче дүрт максатны күрсәтә ала.
1.Товарны илтеп бирү (курьер булып эшләсәгез яки товарны илтеп бирергә кирәксә).
2. Җитештерү урынына бару (җитештерүче булсагыз).
3. Материаллар яки чимал сатып алу.
4. Такси хезмәте күрсәтү (такси йөртүчеләр өчен).
Мондый пропусклар 8.00-20.00 сәгатьтә гамәлдә була. Сораулар туса, 8-800-250-90-33 номеры буенча шалтыратып бирергә мөмкин.

Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев