Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юбилеең белән, Түбән Кама!

Бүгенге көндә республикабызда зурлыгы буенча өченче урынны тоткан, Россия генә түгел, бик күп чит илләр белән хезмәттәшлек иткән химия гигантын яшәткән, бар уңайлыклары булган Түбән Кама шәһәренә быел 55 ел.

Ул чорда яшәүчеләр әле хәтерлидер, 60 нчы елларда Татарстанны икенче Баку дип тә йөрткәннәр. Сәбәбе бик гади, республикабыз нефть чыгару буенча СССР да Әзербайҗаннан кала икенче урында бара. Нефть, газ ятмалары шактый күп һәм аларны әрәм-шәрәм итмичә табу, эшкәртеп сату – төп бурыч була.

ТАССР ның ул вакыттагы җитәкчесе Фикрәт Табиев нефть-химия комплексын Татарстанда төзетү өчен шактый күп көч түгүе билгеле. Хәзер Түбән Каманың иң яшь урамнарының берсе хаклы рәвештә аның исемен йөртә. Шәһәрне ни өчен «Түбән Кама» дип атаганнар соң? Ә бит ул исемгә кадәр булачак каланы «Комсомольск на Каме» яки «Камские Черемушки» дип атарга тәкъдимнәр булган. Соңгы вариант булып, шәһәрнең бүгенге исеме рәсмиләштерелә.

Шәһәр Актүбә һәм Чәбия авыллары урынында төзелә. Бу авылларның тарихи истәлеге булып, шәһәрдә ике урам ул авыл исемнәре белән атала. «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» дигән мәкальгә таянып, шәһәрнең «Мактаулы кешеләре» дигән исем булдырылды. Шәһәр тормышында аеруча хезмәт куйган түбәнкамалыларның фотосурәтләре һәм исемнәре элекке «Восход» кинотеатры» бинасы булган урыннан ерак түгел, Мактау тактасында урын алган. Түбән Камага нигез салган, бүгенге дәрәҗәгә җитсен, дип тырышкан беренчеләр инде бүген лаеклы ялда. Аяусыз еллар аларның чәчләренә бәс сипкән. Кайчандыр йөгереп йөргән аяклар инде бүген җитезлеген бераз югалткан кебек. Кулларның да инде егәрлеге яшьлек елларында калган. Әнә, алар салмак кына атлап, заманча шәһәр буйлап саф һава суларга чыгалар. Күзләрендә яшәү дәрте сүнмәгән, сүрелмәгән!

Күпләре язның беренче көннәреннән үк бакчаларына ашыга, яшьләрне көнләштереп шул дүрт сутый бакчасында ниләр генә үстерми! Менә бит, аларның өмет-хыяллары чынга ашты! Нинди матур шәһәр сафка басты, сокланып карап туймассың! Бүгенге буын вәкилләре эстафетаны кулга алгач, дәрәҗәне төшермиләр, аксакаллар алдында сынатмыйлар. Кайсы гына өлкәне, спорт булсынмы ул, мәдәниятме, төзелешме, сәнәгать өлкәсендәме, шәһәрдәшләребез беркайда да сынатмый. «Без булдырабыз!» – ул түбәнкамалыларның тормыш девизы!

Фото: Руслан Исламов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев