Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп...

Түбән Кама Сабан туе елдагыча гөрләп узды. Болытлы көн һәм синоптиклар тарафыннан вәгъдә ителгән яңгыр кәефне боза алмады. Сәхнәләштерелгән тамашада 2500 кеше катнашты. Бәйрәмгә барлыгы 32 мең кеше килгән. Биредә элекке һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылды. Балалар спорт ярышларында катнашты: кемдер башы белән катыкка чумып акча эзләде, колгага...

Түбән Кама Сабан туе елдагыча гөрләп узды. Болытлы көн һәм синоптиклар тарафыннан вәгъдә ителгән яңгыр кәефне боза алмады. Сәхнәләштерелгән тамашада 2500 кеше катнашты. Бәйрәмгә барлыгы 32 мең кеше килгән.

Биредә элекке һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылды. Балалар спорт ярышларында катнашты: кемдер башы белән катыкка чумып акча эзләде, колгага менәргә теләүчеләр дә күп булды, берсен-берсе уздырып капчык киеп яки йомырка салынган кашык кабып йөгерделәр... Кемдер исә шахмат өстәле артында чираттагы йөрешен уйлап тора.
Түбән Камада яшәүче төрле милләт вәкил-ләренең кунакчыл булуына да инандылар бәйрәмгә килүчеләр. Татар, рус, керәшен, чуваш, башкорт, таҗик һ.б. - һәр милләт халкына багышланган алачыкларда милли киемнәр, көнкүреш әйберләре урын алган. Әзерләгән тәм-томнардан теләгән һәркем авыз итә алды. Киң күңелле хуҗалар РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны да кунак итте.
Шәһәр предприятиеләре дә, гадәттәгечә, үз мәйданчыкларын әзерләгән. Оештырылган күргәзмәләр, серле сыннар белән фотога төшүләр, биюләр, җырлар - бәйрәмгә килүчеләрнең күңелләренә хуш килде.
Түбән Кама Сабан туена дәрәҗәле кунаклардан - Татарстан Премьерминистры Алексей Песошин да килгән иде. Элек шәһәребезгә килгәне булса да, мондый зур бәйрәмне беренче күрүе икән. «Барысы да бик әйбәт, бик матур күренеш. Иң мөһиме:бирегә килүчеләрнең йөзләреннән, күзләреннән алар өчен бу чын бәйрәм икәнлеге күренеп тора, - диде ул хәбәрчебезгә биргән интервьюсында. - Беренче чиратта, авыл хезмәтчәннәренә имин-
лек телим. Соңга калып килгән җәй уңышка тәэсир итмәс, дип өметләнәбез. Барлык түбәнкамалыларга иң изге теләкләремне җиткерәм. Тиздән «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе 50 еллыгын билгеләп үтәчәк, аны да тиешле югарылыкта уздыру мөһим».
Бәйрәмнең почетлы кунаклары Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин түбәнкамалыларны котлап, теләкләрен җиткерде. Алар шәһәр үсешенә зур өлеш керткән шәһәрдәшләребезгә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, узган елларда Сабантуй батырларына дәүләт бүләкләре тапшырды.Дәрәҗәле кунакларга түбәтәйләр кигезеп, Сабантуй сөлгесе бәйләнде.
Ә тамашачы кызыксынып сәхнәне күзәтә. Салкынны куу, кояш чыгу, табигатьнең уяну, аккош күле күренешләре... Татар халкының сабан туена әзерләнү, кыз сорау... Барысы да бер-берсенә үрелеп матур бер спекталь булып күрсәтелде. Ачык төстәге матур костюмнар
Традиция буенча, бәйрәмгә Россия һәм Татарстан башкаласыннан артистлар да чакырулы иде. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче җырчы, кино артисты Мәликә җырларын татар, рус, үзбәк, төрек һәм инглиз телендә бшкарды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, «Татар җыры» конкурсының 15 Алтын барс иясе Хәния Фәрхине тамашачылар алкышлап каршы алды. Сабантуй кунаклары арасында шулай ук Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем җырчысы. Алар җырларын парлап та, аерым-аерым да башкардылар.
- Мондый дәрәҗәдәге бәйрәмне беренче мәртәбә күрүебез, - дип уртаклаша тәэсирләрле белән Салават. - Бик кызыксынып карадык. Һәрберсе бирелеп бии, бик нык әзерләнгәннәре күренә. Сәхнәләштерелгән тамашады 2500 бала катнашты диделәр, бу бик тә уңышлы килеп чыкты. Моны башка шәһәрләрдә дә кертергә кирәк.
Сабантуйның тагын бер мавыктыргыч өлеше, әлбәттә, ат чабышы. Ярышта 40тан артык ат катнашкан. Соңгы заездта - бары тик җирле токымлы атлар. Нәтиҗәдә төп заезд җиңүчесе - Мавитка кушаматлы ат (җайдагы Виталий Рухтин). Саф токымлы атлар арасында беренчелекне Голд яулады (җайдагы Рөстәм Нуриев). «Алтын»га ия булган тагын бер чабышкы - Геология (җайдагы Вероника Зиновьева). Барлык атлар - «Актай» атлы спорт мәктәбе атлары.
Бу көнне Сабантуй барышын НТР сайты аша турыдан-туры эфирда күзәтү мөмкинлеге тудырылган иде. Театральләштерелгән прологны, шулай ук «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы мәйданында барган башка чараларны 3700 интернеттан кулланучы күрде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

 

Фотоларда: Сабантуй мизгелләре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X