Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

"Язылу ункөнлеге" акциясе башланды!

5 апрельдән, ягъни бүгеннән 15 апрельгә кадәр барлык элемтә бүлекләрендә, шулай ук “Туган як” редакциясенең үзендә дә “Язылу ункөнлеге” уздырыла.

Әлеге акция барышында “Туган як” газетасына – 573 сум 90 тиеннән язылып булачак. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. “Туган як”ның язылу индексы – П9465.

Редакциянең үзенә килеп, альтернатив язылучылар (эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга китерә торган итеп) узган елдагыча 10 кешегә кадәр – 400 сумнан, аннан күбрәк санда кеше булса 350 сумнан языла. “Туган як”ны редакциянең үзенә килеп алучылар да 350 сумнан языла, тик башка еллардан үзенчәлекле буларак, аларга квитанция белән берлектә киләсе яртыеллыкта (2022 елның беренче яртысына)  яздырганда ташламадан файдалану өчен сертификат та тапшырабыз.

Тагын шунысын да исегезгә төшерәбез: узган яздыру кампанияләрендәге кебек үк мохтаҗларга, инвалидларга, пенсионерларга иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләүчеләр булса, рәхим итегез! Ярдәм итәргә теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында мохтаҗлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.

Фото: Л.Заһретдинова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев