Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яз яңа кануннар белән килеп керде

Балалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?

Элеккечә булачак

2 марттан балалар пособиеләре бирү тәртибе үзгәрә. Пандемия вакытында азкеремле гаиләләр гариза бирмичә дә, акча алган. Сүз 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган сабыйлар хакында бара. Түбән Кама пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, ярдәм алу өчен, гаиләдәге уртача керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Түләү вакыты ахырына җитү белән, кабат гариза тапшырырга кирәк. Яшәү урынын алыштырганда да, пенсия фонды һәм социаль яклау идарәләренә хәбәр итәргә кирәк.  

Пандемия чорында кертелгән кайбер ярдәм чаралары 31 марттан гамәлдән чыга. Эшсез калучыларны теркәү һәм эшсезлек буенча акча түләүнең вакытлыча тәртибе юкка чыгачак. Түбән Кама мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Ирина Герасименкова вакытлыча тәртипнең 31 мартка кадәр дәвам итүен раслады. Тик апрельдән мәшгульлек үзәгенә теркәлү тәртибе турында сөйләүдән баш тартты:

– Март узсын башта. Бүгенге заманда алдан ни булса да әйтү кыен, – дип җавап бирде.

2020 елның декабрендә сигез яшькә кадәрге балаларга 5әр мең сум акча түләнү турында карар кабул ителгән иде.  Гаризаны әле дә бирмәгән булсагыз, ашыгырга кирәк. Банклар да кредит каникулын бетереп, бурычларын түләмәүчеләргә пеня һәм штраф билгеләячәкләр.

Техник тикшерү башкача узачак

Транспортка техник тикшерүдә реформа илдә күптән әзерләнсә дә, быел март аенда гына гамәлгә керде. 

Төп үзгәрешләр:

– автомобильне техник тикшерү узганчы һәм узгач фотога төшерү;

– диагностика карталары электрон вариантка күчереләчәк һәм пунктлар аларны көн саен билгеле бер күләмдә генә бирергә тиеш;

– шикле карталар гамәлдән чыгарылачак.

1 марттан ил юлларында «Фотовидеофиксация» юл билгесе урнаштырылачак. Элек билге урынына «табличка» гына кулланылган. 1 сентябрьдән «табличка»лар юллардан тулысынча алыначак. Билге исә камерага 150-300 метр җитәрәк куела. Шунысы да бар: торак пунктлар эчендә исә алар, гомумән, булмаячак.

Түбән Кама юлларында әлегә «Фотовидеофиксация» «табличка»лары тора. ЮХИДИнең пропаганда бүлеге начальнигы Ландыш Фәрхетдинова әйтүенчә, аларны билгеләргә алыштыру күрсәтмәсе бирелгән. Моны муниципаль юлларны баланста тоту оешмасы башкарырга тиеш булачак.

Дару, дәүләт хезмәтләре...

Евразия икътисади союзында (анда Россия, Армения, Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстан керә) даруларга бердәм таләпләр эшләнәчәк. Бу исә дару сыйфаты яхшыруына китерәчәк, дип фаразлана. 

Шулай ук бу айда «Дәүләт хезмәтләре» порталын тулысынча яңарту көтә. Яңа портал техник яктан уңайлырак һәм зур йөкләнешләргә чыдамлырак булачак. Яңа порталга башта 20 иң еш кулланыла торган хезмәтне күчереп, бу ел ахырына кадәр тагын 100не өстәрләр. «Дәүләт хезмәтләре»ндә тавышлы «ярдәмче» урнаштыру көтелә, шәхси кабинет та үзгәрәчәк. «Авто», «Сәламәтлек» һәм «Йорт» аерым кушымталар булдыру каралган.

Лилия Заһретдинова

Фото: коллаж

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X