Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшәү дәртләре сокландыра

«Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да...» дигән җыр сүзләре Түбән Кама пенсионерларына бик тә туры килә. Алар бер дә тик торырга яратмый, төрле түгәрәкләр, кызыксынулар буенча клублар оештыра, концертларда катнаша. Өлкән буын вәкилләре өчен шәһәрдә - Өченче буын университеты да эшли. Биш ел эчендә биредә 3000 «студент» сертификат алган. Укырга...

«Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да...» дигән җыр сүзләре Түбән Кама пенсионерларына бик тә туры килә. Алар бер дә тик торырга яратмый, төрле түгәрәкләр, кызыксынулар буенча клублар оештыра, концертларда катнаша. Өлкән буын вәкилләре өчен шәһәрдә - Өченче буын университеты да эшли.
Биш ел эчендә биредә 3000 «студент» сертификат алган. Укырга теләүчеләр саны елдан-ел арта гына бара. Университет директоры Фәйрүзә Манихова әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә сигез факультет эшли. Пенсионерлар компьютерда эшләү нигезләрен, татар теле һәм мәдәниятен, инглиз телен, хокукны, социаль-гуманитар фәннәрне өйрәнә; бакча тотучылар өчен ландшафт дизайны бик тә кирәкле, иҗат факультеты шәһәрдәшләргә сәләтләрен ачарга, үстерергә ярдәм итә, сәламәт яшәү рәвеше бүлегендә дә укырга теләүчеләр күп.
Дәресләр урта һөнәри һәм югары белем бирү йортларында, мәктәпләрдә һәм физик культура сәламәтләндерү үзәкләрендә алып барыла. Дәресләрне мәктәп, урта һөнәри һәм югары белем бирү йорты укытучылары, студентлар һәм пенсионерлар укыта.
 
«Мөгаллимнәргә акча Россия пенсионерлары Союзының җирле бүлегеннән, Түбән Кама башлыгы булышлыгы белән, шәһәр һәм район ветераннары Советы аша түләнә. Моннан кала, без төрле грантлардан да кулланабыз. Быел ТР Министрлар Кабинетыннан 167 мең сумлык грант отып, укытучыларга хезмәт хакы түләдек, компьютер, укыту өчен кирәк-яраклар сатып алдык», - диде Фәйрүзә Манихова.
Ел саен март уртасында уза торган чыгарылыш кичәсендә «студентлар» имтихан тота: өйрәнгән һөнәрләрен - кул эшләрен, концерт номерларын, пьесалардан өзекләрне, аэробика һәм фитнес күнегүләрен күрсәтәләр.
13 октябрьдә Өченче буын университетында яңа 2017-2018 уку елы башланды. Быел 960 кеше гариза биргән. Әмма Фәйрүзә Манихова әйтүенчә, кайбер җитәкчеләр пенсионерларга шөгыльләнер өчен урын бирергә ашкынып тормый. Актив, белем алырга теләүче бу шәһәрдәшләребез соклануга лаек. Алардагы яшәү теләген, нәрсәгә дә булса ирешергә омтылуларын сүндермик.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев