Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Янганнар

Побудиловка авылында ярты сәгать эчендә бакча йорты янган. Янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Рамил Насыйбуллин әйтүенчә, бу көнне өйдә яшьләр җыелган. Шуларның берсе, урамга чыккач, мунча түбәсенең януын күреп алган. Күп тә үтмәгән, ялкын йортка күчкән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бакчадагы корылмалардан берни калмаган диярлек. Ут чыгуның беренчел фаразы - мунча...

Побудиловка авылында ярты сәгать эчендә бакча йорты янган.
Янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Рамил Насыйбуллин әйтүенчә, бу көнне өйдә яшьләр җыелган. Шуларның берсе, урамга чыккач, мунча түбәсенең януын күреп алган. Күп тә үтмәгән, ялкын йортка күчкән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бакчадагы корылмалардан берни калмаган диярлек.
Ут чыгуның беренчел фаразы - мунча миченең һәм төтен юллыгының төзек булмавы.
Биклән урманчылыгында да янгын шул ук сәбәпләр аркасында чыккан, дигән фикердә тикшерүчеләр.
- Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, мунча дөрләп яна торган булган, - дип аңлата Рамил Насыйбуллин. - Утның йортка һәм башка корылмаларга күчү куркынычы бар иде.
Бәхеткә, әлеге ике очракта да зыян күрүчеләр булмаган. Ел башыннан барлыгы 7 янгын чыккан. Коткаручылар мичләрне һәм төтен юлларын тикшереп тору кирәклеге турында кисәтәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X