Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ямьле кичә үткәрдек

«Берегиня» пенсионерлар клубы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилее уңаеннан, кичә уздырды. Бирегә әдәбият берләшмәсе, Аксакаллар шурасы, «Яшьлегем чишмәләре» клубы әгъзалары чакырылган иде. Әдәбият, беренче чиратта, кеше рухын баета, шуңа күрә без үзебезне һәм тирә-яктагы кешеләрне яхшырак аңлый башлыйбыз. Укыган әсәрләр турында уйлану хисләребезне яктырта, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һ.б. уңай...

«Берегиня» пенсионерлар клубы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилее уңаеннан, кичә уздырды. Бирегә әдәбият берләшмәсе, Аксакаллар шурасы, «Яшьлегем чишмәләре» клубы әгъзалары чакырылган иде.
Әдәбият, беренче чиратта, кеше рухын баета, шуңа күрә без үзебезне һәм тирә-яктагы кешеләрне яхшырак аңлый башлыйбыз. Укыган әсәрләр турында уйлану хисләребезне яктырта, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һ.б. уңай сыйфатлар тәрбияләргә этәрә.
Кичәбездә клуб әгъзалары Нина Каширина, Филүсә Ибраһимова, Лиюзә Хәбибуллина җирле шагыйрьләр әсәрләрен сөйләделәр. Күп китап авторлары Ралия Кәримова һәм Гөлфизә Зөлкәрнәева иҗат җимешләре белән таныштырды. Мансур Ганиев һәм Тәлгать Миннаков гармунда уйнап һәм җырлап, кичәне ямьләп тордылар. Фаяз Гәрәев, Миңнурый Нуриева, Дамирә Гадельшина, Зәкия Яруллина, Рита Хәмидуллина һәм башкалар җырлар башкарды. Ә Илсөяр Җаббарова җырлап җибәргәч, барысы да диярлек биюгә чыкты. Аксакаллар шурасы әгъзасы Суфиян Минһаҗев кичәнең яхшы оештырылуы турында үзенең фикерен әйтеп үтте.
Мондый әдәби-музыкаль кичә килгән тамашачыда яхшы хисләр калдырды.
Земфира РӘХИМОВА,
«Берегиня» клубы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев