Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ялкын телләре аяусыз

Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы дәүләт хезмәте тарафыннан күрелә торган чараларга карамастан, ут чыгу очраклары булып тора. Узып киткән ун айда гына да бездә 133 мәртәбә янгын чыгып, 5 кешенең гомере өзелүгә сәбәп булган, матди зыян турында әйтеп торасы да юк. Янгын очрагында ниләр эшләргә кирәге турында киңәшләр җиткергәнче, иң...

Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы дәүләт хезмәте тарафыннан күрелә торган чараларга карамастан, ут чыгу очраклары булып тора. Узып киткән ун айда гына да бездә 133 мәртәбә янгын чыгып, 5 кешенең гомере өзелүгә сәбәп булган, матди зыян турында әйтеп торасы да юк. Янгын очрагында ниләр эшләргә кирәге турында киңәшләр җиткергәнче, иң элек, соңгы айларда ут чыгу очракларына мисаллар китереп үтик.

11 октябрьдә иртәнге тугызлар тирәсендә Ильинкадагы "Строитель" бакчачылык ширкәтендә Р.Сидорованың участогында бүрәнә мунча яна. Сәбәбе - мунча миченең һәм төтен юллыгының төзек булмавында.

24 октябрьдә көндезге сәгать дүрттә шул ук ширкәтнең 19нчы участогында бер катлы кирпеч йорт янып бетә. Анысына да билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе сәбәп булган.

25 октябрьдә төнге уникенче яртыда Прости авылында чыккан янгында ике кеше үлгән. Ике төзелеш вагонын тоташтырып ясалган корылма тулысынча янып беткән. Электр җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәгәнлектән килеп чыккан бу янгында 1949 елгы хуҗабикәнең һәм аның белән яшәгән 1958 елгы ирнең гомерләре өзелгән.

10 ноябрьдә көндезге беренче яртыда Төзүчеләр поселогындагы 3нче кварталда шәхси эшмәкәр В.Бальцев базасының складында ут чыгып, 80 квадрат метр мәйдандагы буш пластик савытлар янган. Электр ярдәмендә эретеп ябыштыру кагыйдәләрен санга сукмау янгынга китергән.

Шәһәрнең үзендә дә янгын очраклары булгалый. Мәсәлән, 12 октябрьдә кичке сигезенче яртыда Южная урамындагы 6нчы йортның 79нчы квартирында электр яктырткычның төзек булмавы аркасында ут чыгып. Йокы бүлмәсендәге җиһаз янган.

15 октябрьдә Шинчылар урамындагы 43нче йортта ике квартирга уртак тамбур стенасын тышлаган агач янган. Бу бәхетсезлек 113нче квартирда яшәгән 1953 елгы ирнең үлеменә сәбәп булган. Ут төртүдә шик төшкән адәм кулга алынган.

Шәһәр һәм райондагы янгын очракларына кагылышлы бу хәбәрне укыган һәркем бернәрсәне истә тотсын иде. Әгәр дә янгын-мазар чыга калса, каушап калмагыз, үзегезне мөмкин кадәр тиз арада кулга алып, иң элек, янгын сагындагыларга хәбәр итегез! Ут сүндерүчеләр никадәр тизрәк килеп җитсәләр, аяусыз янгынны шулкадәр аз вакытта җиңеп булачак. Икенчедән, ут чыга калса, өйдә, кул астында аны сүндерердәй әйбер барлыгын онытмагыз: одеял, тупас тыгыз тукыма, чиләк һәм су сала торган башка берәр зур савыт.

Янгын вакытында уйлап эш итмәүнең ахыры аянычлы тәммаланырга мөмкин. Шуңа күрә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз.

Беренчесе, һава керсен өчен, ут чыккан бүлмә тәрәзәсе пыяласын вату тыела. Тәрәзә пыяласын ватсаң, үтәли җил (сквозняк) өстәмә рәвештә кислород керүгә сәбәп булып, ялкын телләрен тагын да ныграк дөрләтеп җибәрәчәк.

Икенчесе, бер бүлмәдән икенчесенә яки коридорга чыкканда, ишекләрне ябып йөрергә кирәк, бу да утка киртә булып, аның таралуына юл куймаячак. Төтенне дә тоткарлаячак.

Ә өченчесе, әгәр дә коридорлар һәм баскыч мәйданчыгы төтен белән тулганлыктан, сез квартирыгыздан чыга алмыйсыз икән, тышкы ишекне ныгытып ябып, ярыкларына сулы чүпрәк тутырыгыз. Болай эшләү, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче коридорда чыккан утның үз квартирыгызга керүенә киртә булыр.

Ә инде ялкын телләрен үзегез җиңә алмыйсыз икән, мөмкин кадәр тизрәк чыгып китү ягын карагыз һәм башкаларга да чыгарга ярдәм итегез. Әгәр мөмкин булса, электр утын һәм газны сүндерергә тырышыгыз.

Янгын вакытында, ялкын телләренең аяусызлыгыннан түгел, ә үзләренең ут чыгуга әзер булмаулары аркасында күбрәк үлә кешеләр. Бу очракта ниләр эшләргә мөмкин булуын алдан ук белеп тору, каушап калмыйча, мизгелләр эчендә тиешле карарга килә белү - үзеңнең һәм башка кешеләрнең гомерен уттан саклап калуда иң мөһиме.

Нәсим ЗАКИРОВ,

50нче янгын частеның бүлек начальнигы.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев