Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ялгыз өлкәннәр өчен льготалы дарулар өйләренә китереләчәк

Түбән Камада ялгыз өлкән яшьтәгеләргә, шулай ук мөстәкыйль рәвештә йөри алмый торганнар өчен льготалы даруларны өйгә китерү оештырылган. Бу хакта Түбән Кама районы Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дарулар алу өчен участок терапевты яки шәфкать туташы белән элемтәгә керергә кирәк, аларны участок шәфкать туташы алып киләчәк. Үз участогың номерын поликлиниканың регистратурасында белергә була.

Шулай ук рецептны һәм даруны шәхесне раслаучы документ күрсәткәндә пациентның туганнары да ала алачак. Бу хакта алдан ук дәвалаучы табибны кисәтергә кирәк.

Хәзер 7,5 мең  кеше исәптә тора, алар төбәк һәм федераль ташламалар буенча дарулар ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев