Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җәяүле зары

Март башында көннәрне бераз җылытып җибәрде. Урамны тутырып кар сулары акты. Каядыр бару түгел, көчкә урам аркылы чыгарлык! Менә шушы берничә көн күрсәтте дә инде шәһәребезнең юллары кышын кардан ничек чистартылганын. «Аккан су юлын табар» дигән татар халык мәкале булса да, урам тулып аккан су юл таба алмый интекте. Дөрес,...

Март башында көннәрне бераз җылытып җибәрде. Урамны тутырып кар сулары акты. Каядыр бару түгел, көчкә урам аркылы чыгарлык! Менә шушы берничә көн күрсәтте дә инде шәһәребезнең юллары кышын кардан ничек чистартылганын.
«Аккан су юлын табар» дигән татар халык мәкале булса да, урам тулып аккан су юл таба алмый интекте. Дөрес, быел кыш кар да күп яуды, диләр. Минемчә, бу юлларның, җәяүлеләр сукмагының карга күмелүенә берничек тә сәбәп була алмый. Әгәр «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса», кар да сирәк-мирәк кенә төшкәләсә, безгә ниемә кирәк булыр соң ул халыкка хезмәт күрсәтү өчен дип, оештырылган фәлән кадәр оешма?
 
Аннан, быел гына түгел, башка елларда да шәһәребезнең җәяүлеләр йөри торган сукмакларын бик сирәк чистарталар, үзәк урамнарга гына эләгә бугай андый игътибар. Миңа шулай тоела, кем килешми - төзәтсен. Сүз дә юк, Тынычлык, Сөембикә, Химиклар урамнары турында әйтмим. Бездә алардан башка да урамнар шактый: Бызов, Кайманов, Корабельная, Вокзал, Тукай һ.б. урам почмаклары кыш буе карга күмелеп утырды. Буранлы көннәрдә юл чистартучы техниканың күренгәне юк. Җәен өч машина иркен сыя торган юлларда кышын ике машина көчкә үтә. Мин машина йөртүче түгел, машинам да юк, ә юлларның тарлыгыннан, карның тиешенчә чистартылмавыннан зарланучылар миннән башка да шактый. Ачыктан-ачык та сүгәләр, үзара сөйләшкәндә дә зарланалар...
 
Ярар, юлларны машина йөртүчеләргә калдырып, җәяүле буларак, тротуарларның чистартылмавы хакында зарланып алыйм бераз. Кыш үтеп бара, әлегә кадәр без машиналар юлы читеннән йөрергә күнеккән идек тә, хәзер бу эш шактый кыенга калды шул әле. Ник дисәң, алдан әйтеп үткәнчә, олы юллар кечерәк инешне хәтерләтә. Хәзер бит урамда машиналар чебеннән дә күбрәк - тыз-быз чабып кына торалар. Алар инде юл кырыеннан барган әби-чәби, хатын-кызга игътибар итеп тормый, баштанаяк салкын, бозлы суга коендырып китә. Артыннан әллә нинди начар теләкләр әйтеп, йодрык болгап калган буласың инде үзеңчә. Ул теләкләр кабул булса, машиналарның шактыеның тәгәрмәче тишелер иде...
 
Аның бит тракторы да, олы юлны кардан чистартканда, юл кырыендагы тротуарны күмдереп бара. Икенең берсен сайлыйсың инде: я карда батасың, я суда коенасың.
Иртән балаларны мәктәпкә, бакчага илткәндә дә шул ук хәл, дип зарлана әниләр. Минем сүземнең дөреслеген газета алучыларның да шактые раслар. Чебешләрне көзен саныйлар, ә шәһәрнең кардан ничек чистартылганлыгын яз көне күрергә була.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев