Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Якыннары илһам бирә

Скрапбукинг - инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, кисемтәдән китап ясау дигәнне аңлата. Чынлыкта исә әлеге алым белән альбом һәм китаплар гына түгел, открыткалар, паспорт тышлыклары һ.б. ясала. Әлбәттә, моның өчен фантазия, матурлыкны күрә белү һәм тою, сабырлык кирәк. Рамилә Сафина скрапбукинг белән җиде ел элек таныша. Интернетта матур итеп бизәлгән үзенчәлекле...

Скрапбукинг - инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, кисемтәдән китап ясау дигәнне аңлата. Чынлыкта исә әлеге алым белән альбом һәм китаплар гына түгел, открыткалар, паспорт тышлыклары һ.б. ясала. Әлбәттә, моның өчен фантазия, матурлыкны күрә белү һәм тою, сабырлык кирәк.

Рамилә Сафина скрапбукинг белән җиде ел элек таныша. Интернетта матур итеп бизәлгән үзенчәлекле альбом күреп ала.

- Бизәкләре бик матур: анда ясалма чәчәкләр дә бар, тегү машинасы да кулланылган иде. Кыскасы, бу фото күӊелемә кереп калды. Мондый әйберләрне ничек ясаганнар, бизәкләрен ничек төшергәннәр кебек сорауларга җавап эзли башладым, - дип сөйли Рамилә. - Интернетта барлык мәгълүматны тапкач, өйрәнгәч, чимал һәм инструментлар сатып алдым.

Ул башта открытка ясарга карар кыла. Яӊа ел бәйрәме алдыннан аларны туганнарына һәм якыннарына бүләк итә. Открыткаларны ошаталар һәм әлеге эшне ташламаска киӊәш итәләр. Тора-бара Рамилә шулай ук паспорт, язылышу һәм туу турында таныклык тышлыклары, блокнотлар, альбомнар һ.б. ясарга өйрәнә. Эшләрен күреп, сатып алырга теләүчеләр, заказ бирүчеләр була. Туйлар өчен кирәк-яраклар да шулай ук зәвык белән эшләнгән: чакыру, теләкләр язу өчен альбом, бокалларны бизәү һ.б. - барысы да бер стильдә. Никадәр тырышлык куелган! Рамиләнең кул эшләреннән җылылык, яктылык бөркелә. Һәр чәчәге, һәр бизәге, һәр рәсеме үз урынында.

- Аннан-моннан эшләргә яратмыйм. Аларныӊ һәрберсен үзем өчен дип ясыйм. Кешеләрнеӊ шатлыгын, канәгать калуларын күрү минем өчен бәхет, - дип хисләре белән уртаклаша Рамилә. - Шәһәрдә һәм республикада уза торган ярминкәләрдә катнашырга тырышам. Эшләнмәләремне күбрәк хатын-кызлар, үсмерләр һәм балалар яратып сатып ала. Рәхмәт сүзләрен ишеткәч, күӊелләрем күтәрелеп китә, хезмәтем җан рәхәте бирә.

Рамилә һәм Рәдиф өч кыз үстерәләр. Илһамны аӊа якыннары, аларныӊ ярдәме бирә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X