Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яхшы шартлар тудырыла

Шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Камада яңа объектларның төзелешен тикшерде. Күчмә киңәшмәдә шәһәр җитәкчеләре дә катнашты.

«Велики» дип аталган элекке «Автошәһәрчек» ачылырга вакыт күп калмады. Хәзерге вакытта биредә төзелеш эшләре башкарыла. Шул ук вакытта парк мәйданы бизәлә, яңартыла. Элеккечә, биредә юл йөрү кагыйдәләренә, велосипедларда йөрергә өйрәтәчәкләр, якындагы микрорайоннарда яшәүчеләргә балалары белән ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудырылачак. Биредә шулай ук ана һәм бала өчен аерым бүлмә, сак пункты булдырылачак. Паркны «вокзал», «мәктәп», ачык төстәге йортлар бизәр.
11 нче мәктәп һәм М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназия мәйданында спорт-уен комплексы төзелгән. Биредә тренажерларда шөгыльләнергә, футбол, волейбол, баскетбол уйнарга мөмкин. Сүз уңаеннан, әлеге комплекс 6 нчы, 7 нче һәм 8 нче микрорайон халкы өчен дә эшләячәк. 
Шәһәр җитәкчелеге янәшәдәге хоккей кортын да яңартырга планлаштыра. Быел аңа нигез салыначак, киләсе елда барлык төзелеш эшләре башкарылачак. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев