Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа йортларга күченәләр

Түбән Камада 47нче микрорайон төзелеше тәмамланган. 20 күпквартирлы йортның җидесе быел сафка баскан. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт төркеме шул турыда хәбәр итте. 13 сентябрьдә Фикърәт Табиев урамындагы социаль ипотека буенча төзелгән 31нче йортка (80 квартир) «ТАИФ» компанияләре төркеме хезмәткәрләре күченә башлаган. Шул ук урамдагы 120 квартирлы...

Түбән Камада 47нче микрорайон төзелеше тәмамланган. 20 күпквартирлы йортның җидесе быел сафка баскан. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт төркеме шул турыда хәбәр итте.
13 сентябрьдә Фикърәт Табиев урамындагы социаль ипотека буенча төзелгән 31нче йортка (80 квартир) «ТАИФ» компанияләре төркеме хезмәткәрләре күченә башлаган. Шул ук урамдагы 120 квартирлы 29нчы йортның барлык нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килүе турында нәтиҗә ясалган. Күченүләр бу атнадан башланачак.
Барлык квартирлар тулысынча «киендерелгән»: бүлмәара һәм керү ишекләре әйбәт материалдан, пластик тәрәзәләр куелган, сантехника урнаштырылган, линолеум җәелгән, обой ябыштырылган; су, газ, электр энергиясен исәпләү приборлары һ.б. бар.
2017 ел башыннан йортлар инвесторы һәм төзүче булган ТР Президенты каршындагыгы Дәүләт торак фонды тарафыннан, торак программалары буенча, 112 йорт сафка кертелгән, шуларның 10ысы - Түбән Камада.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X