Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа уку елына планнар белән уртаклаштылар

Узган атнада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Анда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов, мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин һ.б. катнашты. Чарада узган эшкә нәтиҗә ясап, яңа уку елына планнар турында сөйләделәр. Айдар Метшин быел тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханының уңай һәм...

Узган атнада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Анда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов, мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин һ.б. катнашты. Чарада узган эшкә нәтиҗә ясап, яңа уку елына планнар турында сөйләделәр.
Айдар Метшин быел тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханының уңай һәм кимчелекле яклары белән таныштырды. Аның әйтүенчә, географиядән кала, узган ел белән чагыштырганда, барлык фәннәр буенча нәтиҗәләр әйбәтрәк булды. Шулай да, математика, информатика, инглиз теле, рус әдәбияты, милли белем бирү буенча әзерлек дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшлисе бар әле.
«Быел мәктәпләргә астрономия фәне «кайтачак», 10нчы һәм 11нче сыйныфларда аңа 35 сәгать бирелгән, - дип аңлатты Вадим Матюшин. - 25нче гимназия, 27нче һәм 29нчы мәктәпләрдә урта белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертеләчәк, димәк 11нче сыйныф балалары инглиз теле буенча имтиханны мәҗбүри тапшырачак».
Куанычлы хәбәр дә җиткерелде - 47нче микрорайонда мәктәп төзү планлаштырыла. «Биредә «Өлгермәүчеләрсез мәктәп» проекты тормышка ашырылачак. Әлеге принцип буенча дөньяның күп кенә мәгариф системалары эшли. Мисал өчен, Финляндиядә ул милли идея дәрәҗәсенә җиткерелгән, - дип аңлатты шәһәр мэры. - Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган, уку авыр бирелгән укучылар белән дә эшне көчәйтергә кирәк».
Яңа уку елында Түбән Кама мәктәпләрендә 28 681 бала белем алачак, узган ел белән чагыштырганда бу сан 515кә күбрәк. Беренче мәртәбә мәктәп бусагасын 3 552 укучы атлап керәчәк (узган елгыдан 154кә күбрәк).
Тугыз урта һөнәри белем бирү йортында 5675 студент укыячак, шуларның 2367е - беренче курста. Югары белем бирү йортларына йөреп укучы 660 кешенең 256сы - уку учреждениесенә беренче тапкыр керә.
Айдар Каюмов исә Татарстан мәктәпләренең узган уку елын югары күрсәткечләр белән тәмамлауын җиткерде. Укучылар олимпиадаларда актив катнаша, БДИда югары баллар җыйган балалар күп.
«Яңа проектларда катнашуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм, - диде ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары. - Мисал өчен, узган елда тормышка ашырылган «Кванториум» проекты бүгенге көндә Россиядә иң яхшылардан санала. Шулай ук быел мәктәптә туклануны оештыру проектында да катнашасыз.
Уңай нәтиҗәләр күрсәткән очракта бу тәҗрибәне башка муниципаль районнар белән дә уртаклашырга мөмкин булачак».
Елдагыча укытучылар конференциясе төрле дәрәҗәдәге грамоталар, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X