Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа мәчеттә дога кылдылар

Шушы көннәрдә районыбызның Түбән Уратма авылында яңа төзелгән мәчет ачылды.

Авылдагы иске мәчет бик күптәнге. Аның төзелгәненә 160 елдан артып киткән. 1917 елдагы революция, Бөек Ватан сугышы һәм үзгәртеп кору елларын кичергән ул. Шуңа күрә искергән бинаны төзекләндерүгә караганда, яңасын төзү яхшырак дигән карарга килгәннәр. 
Мәчетне ачу тантанасында Түбән Кама районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов, Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, Түбән Кама һәм күрше шәһәрләрдән килгән дин әһелләре, җәмәгатьчелек һәм администрация вәкилләре, шулай ук 2012 елда төзелеш эшләре башланган вакытта Түбән Кама имам-мөхтәсибе булган  Йосыф хәзрәт Дәүләтшин катнашты.
Тантана иртәнге якта кайнар тары боткасы белән башланып китте. Кунаклар чыгышы белән дәвам итте, азан әйтү һәм догалар белән тәмамланды. Шуннан соң барысы да Түбән Кама җиренә тынычлык һәм иминлек бирүен сорап Аллаһка дога кылдылар. 
Фәнис Кадыйров фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев