Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа квартирларга күченәчәкләр

Узган ял көннәрендә Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы яңа йорттан квартир алучыларга ачкычлар тапшырылды. Ул йортка, нигездә, социаль ипотека программасында катнашучылар – предприятиеләр эшчеләре һәм бюджет тармагы хезмәткәрләре, күп балалы гаиләләр, «Табибларга аренда торагы» программасында катнашучылар күченәчәк.

Тулаем алганда, бу микрорайонда 20дән артык йорт төзеләчәк. Тапшырылган әлеге йорт – шуларның бишенчесе. Ул ун катлы һәм ике подъездлы йортта 80 квартир бар, ә квартирларның гомуми мәйданы 3800 кв. метр тәшкил итә. Татарстан Республикасы Торак фонды йортның төзелеш инвесторы булып тора. 
Квартир ачкычлары тапшыру тантанасында Түбән Кама мэры урынбасары Эльвира Долотказина катнашты. «Яңа фатирларга күчү – һәр гаилә өчен шатлыклы вакыйга. Сезне яңа фатирларыгыз белән котлыйм! Бүген бу йорттан бюджет тармагында эшләүчеләр, ташламалы категория вәкилләре, шулай ук «ТАИФ» компанияләр төркеме хезмәткәрләре һәм безнең нефть химиясе тармагында эшләүчелр квартир ала. Ә беренче сентябрьгә йорт белән янәшәдә генә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеп тапшырылачак. Димәк, социаль яктан әһәмиятле учреждениеләр мәсьәләсе дә хәл ителә», – диде Эльвира Долотказина.
Барлык квартирларда эчке бизәү эшләре башкарылган,  суны, газны, электр энергиясен үлчәү приборлары белән җиһазландырылган, җылылык көйләгечләр куелган.
Моннан тыш, шушы ук микрорайонда тиздән 80ешәр квартирлы 49-17нче һәм 49-19нчы, 160 квартирлы 49-18 йортлар  да төзелеп бетәргә тиеш. Шулай ук киләсе елда 49 нчы микрорайонда тагын бер яңа балалар бакчасы төзеләчәк. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X