Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа канал, яңа планнар...

12 апрельдә - Космонавтика көнендә Түбән Кама телерадиокомпаниясе «Татарстан-24» каналына күчте һәм бу уӊайдан тәкъдим итү кичәсе узды. Чарага канал партнерлары, шәһәр һәм район оешмалары җитәкчеләре чакырылды. Дәрәҗәле кунаклар арасында «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасарлары Әлфия Адиятова һәм Марина Коновалова, «Татарстан-24» телекомпаниесенеӊ башкарма директоры Алексей Усанов бар иде. Түбән Кама...

12 апрельдә - Космонавтика көнендә Түбән Кама телерадиокомпаниясе «Татарстан-24» каналына күчте һәм бу уӊайдан тәкъдим итү кичәсе узды. Чарага канал партнерлары, шәһәр һәм район оешмалары җитәкчеләре чакырылды. Дәрәҗәле кунаклар арасында «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасарлары Әлфия Адиятова һәм Марина Коновалова, «Татарстан-24» телекомпаниесенеӊ башкарма директоры Алексей Усанов бар иде.
 
Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин исеменнән Совет аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов котлады. Ул шәһәр җитәкчелеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бер үк төрле зур эш башкарулары, төрле әһәмиятле проектларның бергәләшеп тормышка ашырылуы хакында әйтте.
Профессиональлек һәм иҗади эшләре өчен Түбән Кама телерадиокомпаниясенә үз рәхмәтләрен «Татмедиа» һәм «Татарстан-24» каналы җитәкчелеге дә белдерде. Узган елныӊ көзеннән шәһәр һәм район турында республика каналы өчен 500гә якын материал төшерелгән. Әлеге күрсәткеч - Татарстанда иӊ югарылардан.
Алексей Усанов килүчеләргә «Татарстан-24» каналы, аныӊ тапшырулары, мөмкинлекләре турында сөйләде. Сүз уӊаеннан, тиздән НТРда яӊа тапшырулар барлыкка киләчәк: алар шәһәр һәм район тормышын кичен генә түгел, көн дәвамында яктыртачак. Хәбәрчеләр Түбән Каманыӊ төрле урыннарыннан турыдан-туры эфирга чыгып, бу вакытта барган мөһим вакыйгалар турында сөйләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез: хәзер Түбән Кама яӊалыкларының русчасы кичке сәгать 7дә, ә татар телендәгесе, элеккечә, кичке 6да чыга (иртәнге сәгать 7дә кабатлап күрсәтелә).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X