Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа имам сайланды

Түбән Кама шәһәре һәм районының яңа мөхтәсибе исеме билгеле. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Түбән Камада булды. Җәмигъ мәчетендә мөфти һәм шәһәр мэры Айдар Метшин катнашында имамнар җыелышы үтте. Утырыш барышында Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибе вазифаларын башкарган Йосыф Дәүләтшин үзенең 12 еллык эшчәнлеге турында хисап тотты. Мөфти Йосыф Дәүләтшинга...

Түбән Кама шәһәре һәм районының яңа мөхтәсибе исеме билгеле. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Түбән Камада
булды. Җәмигъ мәчетендә мөфти һәм шәһәр мэры Айдар Метшин катнашында имамнар җыелышы үтте.
Утырыш барышында Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибе вазифаларын башкарган Йосыф Дәүләтшин үзенең 12 еллык эшчәнлеге турында хисап тотты. Мөфти Йосыф Дәүләтшинга намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, ТР мө-селманнары Диния нәзарәтенең планнарын һәм проектларын тормышка ашыруда аның ярдәм итүенә ышаныч белдерде.
Аннан соң Камил хәзрәт, нәзарәтнең Уставына нигезләнеп, Тү-бән Кама шәһәре һәм районының мөхтәсибәт җыелышына Салих хәзрәт Ибраһимов кандидатурасын имам-мөхтәсиб буларак тәкъдим итте. Моңа кадәр Салих хәзрәт Түбән Кама мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб урынбасары вазифаларын башкарды.Сайлау нәтиҗәләре буенча Салих хәзрәт имам-мөхтәсиб булып сайланды.Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев