Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа елга – якты өметләр белән!

Менә тагын бер ел узып бара. Катлаулы ел. Һәрберебез өчен авыр һәм үзенчәлекле булды ул. Кайсы ягы белән үзенчәлекле икәнен һәркем белә: көтмәгән авыру килеп чыгып, барыбызны да йортларыбызга, квартирларыбызга кертеп бикләде. Моны игълан ителмәгән сугыш белән генә чагыштырып булыр иде. Чөнки корбаннар да булды, ул куркыныч әле хәзер дә дәвам итә.

Никадәр генә гаҗәп тоелмасын, гади күз белән күреп тә булмый торган, акыл сәләте дә бирелмәгән кечкенә вирус, җир йөзендә иң акыллы дип уйланылган кешеләрне күп нәрсәгә өйрәтте. Без башкаларга карата игътибарлы булырга, якыннарыбызның һәм тирә-яктагыларның сәламәтлеге өчен җаваплылык тоярга, ярдәмләшергә, экологиягә сакчыл булырга өйрәнә башладык.

Дус-туганнар белән аралашып яшәүнең никадәр мөһим икәнлеген дә шул нәни вируслар өйрәтте. Чөнки үзизоляция шартларында күпләребез иркенләп аралашудан мәхрүм калды. Без бернәрсәдән дә курыкмыйча, кул биреп күрешергә, үзара эчкерсез җанлы аралашуга ел буе зарыгып яшәдек; туган-тумача, дус-иш, хезмәткәрләр белән күмәк чараларны сагындык. Кемнәрдер, чит илләргә бару турында хыялларын тормышка ашыра алмады. Хәтта мәктәп укучылары өйдә торып укуның никадәр авыр икәнен үз башларыннан кичерделәр.

Кешегә аралашу хас. Һәм нинди генә кыенлыклар килсә дә, кешеләр барыбер аралашу ысулларын табалар. Бу елда да шулай булды. Үзара җанлы аралашу булмаса да, интернет, социаль челтәрләр аша аралашып яшәргә өйрәндек, онлайн-чаралар уздыру гадәткә керә башлады. Әлбәттә, үзизоляция шартларында кешеләргә мәгълүмат җиткерүдә газета-журналларның да әһәмияте сизелерлек артты. Шул исәптән, «Туган як» та кешеләр тормышындагы әнә шул аралашу бушлыгын тулыландырып торуда зур өлеш кертте. Быел газеталарга язылу кампаниясе дә үзенчәлекле шартларда узды.

Шулай булса да, саннарга караганда, без газетага язылучыларыбызның берсен дә югалтмадык, киресенчә, арттык кына. Дөрес, газета белән саубуллашучылар да булгандыр, тик алар урынына яңа укучылар килде. Хәер, без беркем белән дә бөтенләй саубуллашырга җыенмыйбыз. Әгәр кемнәрдер киләсе елда газета белән сау-буллашырга уйлап та, соңыннан нәрсәдер җитмәгән кебек булса, бер дә аптырап калмагыз, газетага язылу ел әйләнәсе дәвам итә. Кеше күңеле теләсә нинди борчуларны да онытырга сәләтле, шатлыклы вакыйгаларны гына искә ала.

Узып баручы 2020 ел да күңелләребездә бары тик якты, матур көннәре белән генә истә калсын иде. Тагын бер көннән яңа – 2021 елга керәбез. Узган елда күп кенә кыенлыкларны җиңсәк тә, мәкерле авыру куркынычы әле бетмәде. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Яңа ел югалтуларсыз булсын! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!

Фәрит Имамов

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X