Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа ел белән котлау

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелемнән Яңа 2021 ел белән котлыйм! Бу матур гаилә бәйрәмен без һәрвакыт шатланып каршы алабыз. Аның белән якты хисләребезне бәйлибез, теләкләребезнең үтәлүен көтәбез, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. 2020 елда безнең беребезгә дә җиңел булмады.

Узып баручы елның барлык кыенлыкларына карамастан, түбәнкамалылар дус һәм тату булдылар, бергәләп эшләделәр, шәһәребезне һәм районны яхшырак итү өчен бергәләп хезмәт куйдылар. Һәм бу елның бездә Игелекле күршелек елы исеме астында узуы очраклы түгел. Нәкъ менә хәзер, беркайчан да булмаганча, берләшүнең һәм бер-береңә ярдәм итүнең әһәмиятен күпләр бәяләделәр. Намуслы хезмәтләре, ышанычлары, битараф булмаулары, ярдәмнәре өчен барлык түбәнкамалыларга рәхмәт белдерәм.

Кадерле дуслар! Пандемия әле тәмамланмаган, әмма без сезнең белән шушы шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәндек һәм 2021 елга без яңа планнар, өметләр һәм үз көчебезгә ышаныч белән керәбез. Киләсе елда безнең шәһәр үзенчәлекле юбилейны – Түбән Каманың 55 еллыгын билгеләп үтәчәк. Татарстан Республикасында ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак узачак. Барлык түбәнкамалыларга чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм уңышлар телим! Яңа ел төнендә, курантлар суккан чакта, һәркемнең алдан фаразланган яшерен теләге тормышка ашсын, 2021 ел һәр йортка тынычлык, татулык алып килсен, иң якты хыялларны тормышка ашырсын! Яңа ел белән, Түбән Кама! Яңа бәхетләр белән!

Айдар Метшин,

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,

шәһәр мэры

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X