Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа булса да, яшәү өчен яраксыз

Фикрәт Табиев урамындагы 15 нче йортта яшәүчеләр торакның сыйфатсыз булуыннан зарлана. Аны файдалануга тапшырган көннән биш ел гына узса да, проблемалар көн саен туа гына тора.

10 нчы катта яшәүче гаилә фатирда ремонт эшләрен башлагач, көтелмәгән «бүләк»кә тап булалар. Диварлар ялганган урынны ачкач, зур чүп капчыгы килеп чыга. Ә бушлыкта җил улый. Ир белән хатын осталарны чакыртып, бушлыкны монтаж күбеге белән тутыруларын сораганнар. Фатир хуҗалары идарәче компаниягә дә, төзүче оешмага да мөрәҗәгать иткән. Комиссия килеп, диварларны тепловизор белән тикшергән. Нәтиҗә – барысы да тәртиптә.

– «ЖИК-НК» җәмгыяте вәкиле безгә тәрәзәләрне ешрак ачарга киңәш бирде. Тәрәзәне ачмасаң, вентиляция эшләми. Кечкенә балаларыбыз бар, алар еш авырый, – ди фатир хуҗасы Эльвира.

Йорт 2016 елда тапшырылган. Көз җиткәч, фатирларда диварлар күгәрә башлаган. Быел декабрь ахырында йортның гарантия вакыты тәмамлана. Шул ук йортта гомер итүче Фәнзил Шиһапов әйтүенчә, яңа фатирга күченгәч үк, диварларда гел дым, өйдә салкын булган, тәрәзә һәм ишекләрдән җил кергән. Эльза Әхмәтова белдерүенчә, җил хәтта розеткалар аша керә.

– Әле безне гаепләгән булалар. Вентиляцияне дөрес ачмыйбыз, бала киемнәрен дөрес киптермибез, янәсе, – дип кушыла Азалия Сабитова.

«ЖИК-НК» җәмгыяте исә «урынга комиссия җибәрмичә, берни әйтә алмыйбыз», дип котылган. Әмма комиссияләр даими килеп торса да, нәтиҗәсе юк. Йортта яшәүче кешеләр коммуналь хезмәтләр күрсәтүче компаниягә һәм төзүче оешмага дәгъва язмакчылар.

Ләкин мондый хәлләр башка яңа торак йортларда да күзәтелә икән. Әйтик, Корабельная урамындагы 62 нче йортта яшәүчеләр фатирларда җил улавы, диварларның күгәрүе турында яза. Корабельная урамындагы 56 нчы йорт кешеләре дә шул ук җитешсезлекләр турында хәбәр итте. Тик менә килгән тикшерү комиссия белгечләре генә һәрвакыт «барысы да тәртиптә», дип нәтиҗә ясыйлар, ди.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X