Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Урлап баемакчы булганнар

Кесәләренә читтән акча кертү өчен угрылар нәсәләр генә кыланмый! Югары көчәнешле электр чыбыкларына кул сузучылар да бар хәтта. «Татэлектромонтаж» идарәсенең дүрт хезмәткәре шулай эшләгән дә. «Татэлектромонтаж»да эшләүче бу дүрт әшнә караклык белән түгел, ә «ТАНЕКО» Комплексы территориясендә электр җиһазларын монтажлау белән шөгыльләнергә тиеш иде дә бит... Әмма үзләрен универсал белгечләргә...

Кесәләренә читтән акча кертү өчен угрылар нәсәләр генә кыланмый! Югары көчәнешле электр чыбыкларына кул сузучылар да бар хәтта. «Татэлектромонтаж» идарәсенең дүрт хезмәткәре шулай эшләгән дә.
«Татэлектромонтаж»да эшләүче бу дүрт әшнә караклык белән түгел, ә «ТАНЕКО» Комплексы территориясендә электр җиһазларын монтажлау белән шөгыльләнергә тиеш иде дә бит... Әмма үзләрен универсал белгечләргә исәпләп, алар тегесен дә, монысын да булдырабыз, дип уйлаганнар, күрәсең. Алар якында гына югары көчәнешле электр тогына исәпләнгән кабельне күреп алганнар. Ул чакта үткәргеч электрга тоташтырылмаган була әле. Үткәргечнең 10 сантиметрлап диаметр-да булуы, үзе үк изолятор тышчасы астындагы кыйммәтле тимернең күп икәнлеген әйтеп тора. Мондый нык материалны гади кеше тиз генә кисеп чыга алмас иде. Ә безнең «герой»лар нәкъ менә шундый кабельләрне сузу белән шөгыльләнә торган предприятиедән булганлыктан, эшнең җаена тиз төшенәләр.
Угрылар, кабельне махсус инструмент (аны яшермичә алып кергәннәр, төп эшебезгә кирәк була дигәч, беркемдә дә шик уятмаган)
ярдәмендә кисеп, үзләренең «бытовка»ларына ташыганнар. Анда, тынычлап, чыбыкны изолятордан арындыргач, бакырны вахта автобусындагы үзләре әзерләгән махсус яшерен урынга качырып, предприятие территориясеннән алып чыкканнар һәм төсле металл
тапшыру пунктына илткәннәр.
Бөтенесе дә алдан җентекләп уйланылган әлеге урлау схемасын алар ышанычлы дип уйлаганнар. Ләкин бер нәрсәне -«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте куркынычсызлык хезмәтендәгеләрнең уяулыгын күз уңыннан ычкындырганнар. Бу - аларның төп ялгышы булган. Чөнки бүгенге көндә «ТАНЕКО» куркынычсызлык хезмәтендә «Татнефь»нең яңа нефть эшкәртү комплексына күчкәнче үк яхшы һөнәри әзерлек узган, тәҗрибәле һәм югары квалификацияле коллектив хезмәт куя. Аларның яртысыннан артыгы элек хокук саклау органнарында эшләп килгән, ә куркынычсызлык хезмәте начальнигы М.Тукаев берничә ел элек Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең Түбән Камадагы бүлеген җитәкләгән. Шуңа да әлеге команда угрыларны тоткарлап кына калмый, ә аларны кыңгыр эшләре өстендә үк эләктерәләр. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, хәл иң текә детектив триллерлардагыча була: алдан план кору, засада оештыру һәм куып тоту.
Тоткарланган караклар шунда ук килеп җиткән Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең оператив тикшерү төркеменә тапшырылган.
Шул ук көнне Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсе буенча (берничә кешенең алдан сөйләшенеп урлашуы), әлеге фактка карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерүләрдән күренгәнчә, «Татэлектромонтаж»ның «оста куллары» югары көчәнеш кабеленең (ВБбШнп 4х240 маркалы) һәр тармагы 567 метр озынлыктагы 8 резерв линиясенә зыян салганнар.
Түбән Камадага нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы - бер үк вакытта продукция эшләп чыгаручы һәм төзелүче зур предприятие булып исәпләнә. «ТАНЕКО»га намуслы, тырыш, квалификацияле күп һөнәр ияләре кирәк. Ә караклык белән шөгыльләнергә теләүчеләрне куркынычсызлык хезмәте алдан ук кисәтә: андыйларга җәза кырыс булачак.
 
 
Елена ТОКАРЕВА.
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең куркынычсызлык хезмәте архивыннан алынган фотода: урланып, предприятие территориясеннән чыгарырга әзерләп куелган электр үткәргечләренең бер өлеше.
Реклама тәртибендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X