Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Укучыларны каршыларга әзер

Укыту – тәрбия

Уку «дистанцион» булмаячак
1 сентябрьдә 60 мәктәп ишеген ачып җибәрәчәк. Түбән Кама мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Айзирәк Рамазанова әйтүенчә, мәктәпләр яңа уку елына әзерләнә. Федераль «Роспотребнадзор» аларга үз таләпләрен, җәй башында ук юллаган. 
Белем көнендә линейка 1 нче һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен генә үткәреләчәк, ә менә калган сыйныфлар туп-туры үз классларына узачаклар. Балалар уку учреждениесенә бер ишектән генә кермәячәк, запас чыгу ишеге ачылачак. 
– Укучыларның тән температурасы тикшерелә-чәк, һәр сыйныфта антисептик булырга тиеш. Битлекләр кию әлегә кухня хезмәткәрләренә һәм хезмәт күрсәтүчеләргә мәҗбүри. Һәрбер укучы үз сыйныф бүлмәләрендә генә утырырга тиеш. Көннәр җылы булганда, физкультура дәресләре урамда узачак. Әлбәттә, җилләтү, дезинфекция турында да онытырга ярамый. Әлегә шуларны гына әйтә алам. Тиздән республика Мәгариф министрлыгыннан кабат хәбәр көтәбез, – ди аңлатты Айзирәк ханым.
Бер мәктәптә 1000нән артык бала укыганда, аларны бер үк вакытта йөртү дөресме? Монысын инде һәр уку учреждениесе җитәкчелеге үзе хәл итә икән. Һәрхәлдә, балаларның онлайн рәвештә укымаячаклары шатландыра. Бакый Урманче урамында урнашкан 2 нче гимназия директоры Айгөл Гаязова да шундый фикердә.
– Әлбәттә, укуның «дистанцион» булмавына без шат. Балаларны көтәбез, без аларны бик сагындык. Быел гимназиябез бусагасы аша беренче тапкыр 140лап бала атлап керәчәк. Барлык әзерлек эшләрен башкардык. Сыйныфларда антисептиклар булачак. Укуны бер сменада калдырабыз. Әлбәттә, укытучыларга кыенрак булыр, ләкин балалар куркынычсызлыгы – беренче урында, – диде ул. 
Белемнәрне тикшерәчәкләр
Татарстан Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр 5–9 сыйныф укучылары  Бөтенроссия тикшерү эшләре язачак икән. Узган уку елында балалар дистанцион укуга күчеп, мәктәпләр ябылу сәбәпле, 4–8 сыйныфларда  сынаулар узмыйча калган. 
Дөрес, әти-әниләр дә, укытучылар да моңа каршы. Алар фикеренчә, уку елы башлануга тик-шерү эшләре яздырту, укучыларның психологик сәламәтлекләренә зыян гына китерәчәк. Өй эшләрен карау урынына, балалар сынау би-ремнәрен кабатлап утырырга мәҗбүр булачак. Ике ай дәвамында барган дистанцион укудан югары нәтиҗәләр булмавы көн кебек ачык. Интернетта петицияләр язып, имзалар кую башланган. 
Сүз уңаеннан, тикшерү эшләрен укучылар әле 2021 елның язында да язачаклар.

Лилия Заһретдинова
Фото 33 мәктәп сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев