Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уку йортларын берләштерәләр

Түбән Камада урта махсус белем бирү системасы яңача оештырылачак. Бу турыда шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов сөйләде. «Бүген Түбән Камада урта һөнәри белем бирүче сигез уку йорты эшли. Шуларның бишесе - икътисад секторы өчен кадрлар әзерли, икесе - нефть химиясе һәм нефть эшкәртү...

Түбән Камада урта махсус белем бирү системасы яңача оештырылачак. Бу турыда шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов сөйләде.
«Бүген Түбән Камада урта һөнәри белем бирүче сигез уку йорты эшли. Шуларның бишесе - икътисад секторы өчен кадрлар әзерли, икесе - нефть химиясе һәм нефть эшкәртү комплексы предприятиеләре ресурс үзәге, икесе - энерго- төзелеш, берсе - агропромышленность юнәлешендә эшли. Махсус юнәлешле өч уку йорты бар: педагогия, музыка һәм медицина көллиятләре», - дип аңлатты ул.
Нефть химиясе, технология көллиятләре һәм нефтьне эшкәртү техникумы берләшү нәтиҗәсендә Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте барлыкка килде. Татарстанның иң зур ресурс үзәгендә 192 инженер-педагогк 2700 студентка белем бирә.
Индустриаль техникум ресурс үзәге шин җитештерүче предприятиегә кадрлар әзерли. Биредә шулай ук промышленность робот техникасы буенча яңа юнәлеш кертелде.
2018 елда агропромышленность һәм Е.И.Королев исемендәге политехник көллиятләрен берләштереп, энерго-төзелеш һәм монтаж профильләре буенча ресурс үзәге булдырылачак. Барлык белгечлекләр һәм һөнәрләр эретеп ябыштыру-монтажлау көллиятендә тупланачак. Ул үз эшен күппрофильле көллият буларак алып барачак.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев