Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тырышып әзерләнгәннәр

Шәһәребезнең 64нче балалар бакчасында ике көн дәвамында «Сөйкемле бала» дип аталган бәйге уздырылды. Бәйгенең беренче көнендә 8 бакчадан балалар катнашты, икенче көнендә 9 бала, шул исәптән, районыбызның Каенлы һәм Югары Чаллы авылларыннан да катнаштылар. Бәйге «Мин татар баласы», «Мин яратам сине, Татарстан», «Булганлыгыңны күрсәт», «Татар халык киемнәре» дип исемләнгән дүрт...

Шәһәребезнең 64нче балалар бакчасында ике көн дәвамында «Сөйкемле бала» дип аталган бәйге уздырылды. Бәйгенең беренче көнендә 8 бакчадан балалар катнашты, икенче көнендә 9 бала, шул исәптән, районыбызның Каенлы һәм Югары Чаллы авылларыннан да катнаштылар.
Бәйге «Мин татар баласы», «Мин яратам сине, Татарстан», «Булганлыгыңны күрсәт», «Татар халык киемнәре» дип исемләнгән дүрт турга бүленеп уздырылды.
Һәр төр бәйгедә катнашкан балаларның әзерлеген, осталыкларын, белемнәрен күреп шатландык. Зәвыклы итеп, төрледән-төрле милли киемнәрне күрсәтүләре, алар турында оста итеп сөйләүләре, үз-үзләрен тотышлар сокландырды.
Ата-аналар, тәрбиячеләр нык тырышканнар. Бәйгедә шәһәребезең 1, 7, 15, 25, 27, 33, 39, 49, 64, 74, 76, 78, 83, 88, 93нче балалар бакчалары катнашты. Алар төрле номинацияләр буенча дипломнар һәм бүләкләр алды.
Бәйгенең төп номинациясе - «Сөйкемле бала»ның ияләре 83нче бакчадан Илүзә Каюмова, Каенлы авылыннан Камил Бәдретдинов һәм 7нче бакчадан Кристина Савельева булды.
Жюри составында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре идарәсе хезмәткәрләре, Т.Миңнуллин исемендәге драма театры һәм «Мунча ташы» эстрада театры артистлары бар иде. 64нче бакча мөдире Айсылу Мөгыйзова җитәкчелегендә бу бәйге 1999 елдан уздырыла. Тәрбиячеләр: Х.Сабирҗанова, Ф.Сәхәбетдинова, А.Әсхәдуллина, өлкән тәрбияче Ә.Гарифуллина бәйгене оештыруда зур хезмәт куйганнар.
Коллектив, киләсе елдан башлап, бәйгене шәһәр күләмендә үткәрергә планлаштыра.
Мансур ГАНИЕВ,
аксакаллар шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев