Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тырышсалар, булдыралар

«Юллардагы «колея» буенча йөрү мөмкин түгел», «подъезддан чыгып булмый - трактор карны өеп киткән», «машина юлын кардан көрәгәндә, җәяүлеләр сукмагын күмеп киткәннәр» - быел кыш шәһәрдәшләр тарафыннан зарлар кимеми, киресенчә, арта гына бара. Ялларда урамда җылыткач, яӊа проблема туды: кар җебеп, боткага әйләнде һәм кешеләр суга бата-бата йөрергә мәҗбүр булды....

«Юллардагы «колея» буенча йөрү мөмкин түгел», «подъезддан чыгып булмый - трактор карны өеп киткән», «машина юлын кардан көрәгәндә, җәяүлеләр сукмагын күмеп киткәннәр» - быел кыш шәһәрдәшләр тарафыннан зарлар кимеми, киресенчә, арта гына бара. Ялларда урамда җылыткач, яӊа проблема туды: кар җебеп, боткага әйләнде һәм кешеләр суга бата-бата йөрергә мәҗбүр булды. Бераз суыткач, юллар шугалакка әверелде дә куйды. Без, администрациягә мөрәҗәгать итеп, шәһәрне тәртипкә китерү эш барышын күрсәтүне сорадык. Шушы көннәрдә коммуналчылар матбугат чаралары вәкилләре өчен рейд уздырды.
Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарыДенис Баландин әйтүенчә, быелгы авыр хәлләрнеӊ төп сәбәбе - кышныӊ аномаль булуы.
- Моныӊ кадәр явым-төшем соӊгы 10 ел эчендә беренче мәртәбә булды, кар хәтта 20 градус салкында да яуды, бу вакытта «реагент» та сибү мөмкин түгел, - дип аӊлатты ул. - Шуӊа күрә, игътибарны төп юлларны кардан чистартуга юнәлттек. Эш ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә туктамый.
Тозлы суны 10 градус салкынга кадәр генә сиптерергә ярый, ноябрьдән бирле шәһәрдә шундый катнашма 2 меӊнән артык кубометр кулланылган.
Шәһәр юлларыныӊ озынлыгы 53 километр тәшкил итә. Алар «Бердәм заказ би-рүче» муниципаль бюджет учреждениесе балансында исәпләнә. Юлларны чистартуга 44 техника берәмлеге һәм 60 урам себерүче каралган. Шулай да, шәһәрдә «колея»лы, хәтта ике урынына бер полоса калган юллар бар. Мисал өчен, Мурадьян урамындагы чиркәүгә каршы борылыштан узу авыр. Юл кырыйларына өеп куелган кар исә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен куркыныч тудыра. Светофор булмаган кайбер урыннарда юлга чыгучы кеше кар көрте артыннан күренми. Йорт ишегалдыннан төп юлга борылучы автомобильләр белән дә шул ук хәл. Химиклар урамындагы 57нче йорт ягыннан Б.Урманче урамына чыгу юлы - шуныӊ ачык мисалы.
Денис Баландин сүз-ләренә караганда, явым-төшем күп булганда, беренче чиратта, төп юлларны чистарту максаты куелган. Шуӊа күрә, карны юл читенә өя барганнар. Шулай да, аны полигонга чыгару буенча эш көйләнгән.
- Ноябрь аеннан алып, бүгенге көнгә кадәр шәһәрдән 50 меӊ кубометр кар чыгарылган, - ди башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Ә менә йорт ишегалларыннан кар чыгару каралмаган икән. Аны буш урыннарга өю мөмкинлеге генә бар. Шәһәрдә барлыгы 800гә якын ишегалды. Алар барысы да идарәче компанияләр карамагында. 16 йорт идарәсендә 725 кеше һәм 40 кар җыю техникасы хезмәт куя. Аларныӊ эшен шәһәрдәшләребез төрлечә бәяли. Вахитов урамы, 51; Сөембикә урамы, 63; Тынычлык урамы, 66 адреслары буенча яшәүчеләр җыештыручылар эшеннән канәгать. Октябрьнеӊ 50 еллыгы, 10; Химиклар, 68; Тын Аллея, 6 йорт ишегалларында хәл мөшкел икән.
Биредә торучы машиналар да үз «өлешләрен» кертә. Подъезд ишекләрендә «машиналарны алып торыгыз, юлны трактор чистартачак» дигән игъланны еш күреп була. Әмма кайбер битараф машина хуҗалары аркасында юллар тулысынча чистартылмыйча кала.
Безгә Сөембикә урамындагы 58нче йорт ишегалдын җыештыруларын күрсәттеләр. Бер юлны 9 кеше көри, шунда 2 трактор эшли. Хезмәткәрләр сүзләренә караганда, алар һәр йорт ишегалдын шулай бергәләп көриләр икән. Мондый чиста юлларны күреп, көнләшеп куйдым.
Шунысы кызык, бу көнне шәһәрдә кар чыгаручы, урамнарны чистартучы техника иртәдән үк күп булды. Җәяү еш йөргәнгә, мин кайсы юлныӊ нинди хәлдә икәнен яхшы беләм. Тырышсалар, булдыралар бит! Эш мондый темпта барса, явым-төшем белән килеп чыккан проблемалардан тиз арада котылып булачак.
- Проблемалар бар, әмма без эшлибез. Хәзерге вакытта хәрәкәт итү авыр булган юлларны чистарту белән шөгыльләнәбез, - дип хисап тота Денис Иванович. - Шулай ук, су ташуга каршы чаралар да карала. Шәһәрнеӊ түбән урындагы урамнарыннан кар полигонга чыгарыла. Гомумән, бу кыш безгә билгеле нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде. Җәен шәһәрне чистарту схемасын кабат тикшереп, бәлки, үзгәртүләр кертербез. Киләсе кыш нинди генә булса да, аӊа тулысынча әзер булачакбыз.
Зарларны, үтенечләрне җиткерер өчен, хәзер Түбән Кама шәһәрен төзекләндерүнеӊ комплекслы предприятиесенә мөрә-җәгать итәргә мөмкин булачак. 8 (917) 285-68-57 телефон номеры буенча аныӊ директоры Лилия Галимҗановага шалтырата аласыз. Чарасы шунда ук күреләчәк, дип вәгъдә бирде ул.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев