Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тырышкан табар

Җиде ел буе үзенә тиешле торакны ала алмаган ятим түбәнкамалы, ниһаять, квартирга ия булган. 26 яшьлек Дилмурад Инаметдинов үз хокукларын шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән суд аша яклый алган. 18 яше тулгач, егет торакка мохтаҗ буларак, исәпкә куюны сорап, тиешле органнарга гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әмма документлар үз вакытында тапшырылмаганлыктан, бу...

Җиде ел буе үзенә тиешле торакны ала алмаган ятим түбәнкамалы, ниһаять, квартирга ия булган. 26 яшьлек Дилмурад Инаметдинов үз хокукларын шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән суд аша яклый алган.
18 яше тулгач, егет торакка мохтаҗ буларак, исәпкә куюны сорап, тиешле органнарга гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әмма документлар үз вакытында тапшырылмаганлыктан, бу эш озак вакытка кичектерелгән. Ул квартирны 23 яшенә кадәр алырга тиеш булган.
Дилмурат ике яшьлек чагында ата-анасы вафат булып, алты бала ятим калган. Барысын да Түбән Камага озатканнар. Күпмедер вакыттан соң балаларны апалары опекага алган. Аларга яшәп тору өчен районнан йорт та биргәннәр. Башка балалар үскәч, төрле якларга таралышканнар. Апасы белән Дилмурат кына калган.
Ятимне торак белән Мәгариф һәм фән министрлыгы тәэмин итәргә тиеш булса да, шушы вакытка кадәр берни эшләнмәгән. Нәтиҗәдә, егет судка гариза язган. Әле анысында да, шәһәр җитәкчелеге ярдәм итмәгән булса, әлеге эш озакка сузылыр иде. Ниһаять, егеткә озак көтелгән бәхет елмайган: узган атнада Дилмурад Инаметдинов бер бүлмәле квартир алган. Егет күптәннән үз гаиләсе турында хыялланган, хәзер яшь кәләш белән яшәү өчен «оя» да бар.
Түбән Камада ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Быел гына да 30 кеше квартир белән тәэмин ителгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев