Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тынгы белмәс шагыйрь

Күптән түгел 11нче урта мәктәптә язучы һәм шагыйрь Нурулла Гаптуллин белән очрашу булды. Әлеге чарада 5нче сыйныф укучылары катнашты. Башта алар «Сугыш чоры әдәбияты» темасы буенча видеопрезентация белән таныштылар һәм башваткычлар чиштеләр. Аннары Муса Җәлил шигырьләреннән өзекләр укыдылар. Электрон тактада Волхов фронтының сугыш картасы пәйда булгач, сүзне Н.Гаптуллин алды. Ул...

Күптән түгел 11нче урта мәктәптә язучы һәм шагыйрь Нурулла Гаптуллин белән очрашу булды. Әлеге чарада 5нче сыйныф укучылары катнашты. Башта алар «Сугыш чоры әдәбияты» темасы буенча видеопрезентация белән таныштылар һәм башваткычлар чиштеләр. Аннары Муса Җәлил шигырьләреннән өзекләр укыдылар.
Электрон тактада Волхов фронтының сугыш картасы пәйда булгач, сүзне Н.Гаптуллин алды. Ул үзенең чыгышын М.Җәлилгә багышлаган «Әтиемнең фронтташы» шигыре белән башлап җибәрде. Чөнки Нурулла абыйның әтисе Абдул Шәрипов 1943 елның февралендә Волхов фронтында һәлак була. Әтисенең каберен Н.Гаптуллин берничә дистә елдан соң гына эзләп таба. Хәзер ел саен ул 9 май көнне сугышта һәлак булган якташларны искә алу чараларында катнашу өчен Ленинград өлкәсенең Каменка поселогына бара икән.
«Канатлы юлчы», «Күңел дәфтәрләремне ачам да», «Өчтуган хикмәтләре» дигән китаплар авторы, «Кама акчарлаклары» һәм «Шинчылар шигырь яза» җыентыкларының автордашы Нурулла Гаптуллинның иҗат юлындагы кызыклы фактлар белән танышу укучыларга бик ошады. Мәсәлән, 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин галәмгә очканда, ракета гаскәрләрендә оператор булып хезмәт итүче Н.Гаптуллин Мәскәүдә була. «Халыкның ничек шатланганы бүгенгедәй күз алдымда тора», - дип сөйләде ул. Кустанайда рудникларда, КамАЗ һәм БАМ төзелешендә, Татарстан һәм Башкортостан республикалары шәһәр газеталарында эшли ул. Республиканың күп кенә газета-журналларында шигырьләре һәм мәкаләләре басылып чыга.
Узган ел үзенә 75 яшь тулуга карамастан, Нурулла абый иҗат белән шөгыльләнүен ташламый, шәһәр мәктәпләрендә укучылар өчен шахмат түгәрәкләре алып бара. Хәрби-патриотик тәрбия темасына багышланган яңа әсәрләр җыентыгы әзерләү өстендә эшли.
Укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нурулла Гаптуллинга иҗатында яңа уңышлар теләделәр.
Ләйсән ХАФИЗОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X