Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тукталыш исемнәрен – бары тик русча гына

Һәрбер кешегә үз исемен ишетү - рәхәт. Моны психологлар да раслый. Алар әйтүенчә, әгәр дә берәр эшлекле сөйләшү барышында әңгәмәдәшеңә үз исеме белән эндәшсәң, ул кешедә сиңа карата уңай фикер туып, сөйләшүнең нәтиҗәле тәмамлануына этәргеч була икән. Психологлар белән килешми булмый, чыннан да, үз исемең белән эндәшсәләр, җаннар әллә нишләп...

Һәрбер кешегә үз исемен ишетү - рәхәт. Моны психологлар да раслый. Алар әйтүенчә, әгәр дә берәр эшлекле сөйләшү барышында әңгәмәдәшеңә үз исеме белән эндәшсәң, ул кешедә сиңа карата уңай фикер туып, сөйләшүнең нәтиҗәле тәмамлануына этәргеч була икән. Психологлар белән килешми булмый, чыннан да, үз исемең белән эндәшсәләр, җаннар әллә нишләп китә. Яшь чагында барыбызны да «Рая»ларга, «Гуля»ларга әйләндереп бетергәндә дә, мин Гөлсинур булып кала алдым, исемемне боздырмадым. Рус кызлары миңа да Гуля дип эндәшеп караганнар иде. Тоттым да, аларның да исемнәрен татарчалаштырдым. Үпкәләделәр. Аңлаттым, миңа да ничек «обидно» икәнен. Төшенделәр тагын, хәрефләп язып биргәч, исемемне дә әйтергә өйрәнделәр...
Әмма бу юлы сүзем -шәһәр урамнарында йөри торган автобус һәм трамвайларда тукталышларны татарча игълан итмәүләренә бәйле.
Татар аңы уянып, барыбыз да үз туган телебез барлыгын искә төшергән туксанынчы елларда шәһәр урамнарында йөри торган автобусларда, трамвайларда тукталыш исемнәрен ике телдә дә әйтү зарурлыгы күтәрелгән иде. Хәтерлим әле, узган гасырның соңгы елларында Сәгыйдә исемле бер трамвай йөртүче татарча әйтә башлагач, ул хакта «Туган як»та да язып, аны рәсеме белән бастырып чыгардылар. Шул Сәгыйдәнең тукталышны татарча әйткәнен тыңлап бару өчен генә, ул йөртә торган трамвайны көтеп тора идем. Авылдан килгән ап-ак яулыклы әбинең күз яшьләре аша рәхмәт укуы; баламның. «әни, апа да безнеңчә сөйли», дип шатлануы әле дә күз алдымда. Булган икән вакытлар...
Ә хәзер трамвайда да, автобуста да тукталыш исемнәрен я гел әйтеп азапланмыйлар, яки бары тик рус телендә генә яңгыраталар. Кайчак шул кадәр дә ачу кабара ки, хәтта трамвайны туктатып төшеп каласы килә башлый гарьләнүдән. Мин дә бит башкалар кебек үк, 15 сумымны түләп билет алам. Ни өчен янәшәдәге марҗа телендә тукталышны әйтәләр, ә мин татар һаман да читтә калам.
Психологлар фикерен дәвам итеп, кешегә үз исемен ишетү генә түгел, гомумән, үз туган телендә эндәшү, сөйләшү дә (тукталыш исемнәрен игълан итү дә шуңа керә) ниндидер бер җан рәхәтлеге, үз туган теле белән горурлану хисе бирә.
Трамвай һәм автобус предприятиеләренең җитәкчеләре аена бер-ике мәртәбә генә булса да, халык белән бергә үз трамвайларында, автобусларында йөрсәләр, тукталыш исемнәре мәсьәләсендә генә түгел, бакша җитешсез якларны да үз күзләре белән күреп, тиешле нәтиҗә ясарлар иде...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев