Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Тукта, мизгел, син – искиткеч»

Җәйге яллардан соң, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә, «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең 50 еллык юбилее уңаеннан, Россиядә һәм Татарстан территориясендә Экология елы кысаларында, китапханәбезнең актив китап укучысы, «Нефтехим»ның пластиклар заводы 5803нче цехында күп еллар участок мастеры булып хезмәт куючы һәвәскәр фотограф Марат Кучкаевның «Тукта, мизгел, син - искиткеч»...

Җәйге яллардан соң, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә, «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең 50 еллык юбилее уңаеннан, Россиядә һәм Татарстан территориясендә Экология елы кысаларында, китапханәбезнең актив китап укучысы, «Нефтехим»ның пластиклар заводы 5803нче цехында күп еллар участок мастеры булып хезмәт куючы һәвәскәр фотограф Марат Кучкаевның «Тукта, мизгел, син - искиткеч» дип исемләнгән иҗат кичәсе зур уңыш белән үтте.
Чарада катнашучылар Кучкаевларның химиклар династиясе һәм аларның уңышларын яктырткан күргәзмә белән таныштылар. Маратның әтисе Ринат абый узган гасырның 60нчы елларында Түбән Кама нефть химиясе заводларын төзегән инженер-химик (капиталь төзелеш идарәсендә баш инженер), алга таба, Николай Лемаев химия промышленносте министры ярдәмчесе булып эшләгән дәвердә, аның тәкъдиме белән Буденовск, Грозный шәһәрләрендә химия объектлары төзүдә катнаша, әнисе Зәкия ханым (ни кызганыч, ул инде мәрхүмә) стажлы аппаратчы булган. Бүгенге көндә аларның эшләрен Казан дәүләт университетының химик тикшеренүләр институтында бик яхшы билгеләргә генә укучы, җәмәгать эшләре алдынгылары, игезәк оныклары Айрат белән Айдар дәвам итә.
Бу кичәдә без Маратны химик буларак кына түгел, фоторәссам-пейзажлар остасы буларак та ачтык. Кичәгә килүчеләрне Маратның берсеннән-берсе гүзәлрәк эшләре белән таныштырып, туган төбәгебез Түбән Каманың матурлыгына, табигатенең камиллегенә сокландык. Чарага килгән һәркем табигатьтә ешрак булырга, аның гаҗәеп мизгелләрен йөрәкләребез белән тоярга һәм аны күз карасыдай сакларга кирәклегенә инандылар.
Кичәдә Марат Кучкаев фотоларыннан төзелгән «Идел-Урал», «Милли колорит» дип исемләнгән фотолар шәлкеме (видеорәт) хисләребезне тагы да баетты, кичәнең тәэсир итү көчен арттырды, дисәк тә сүзебезгә хилафлык килмәс.
Иҗат кичәсендә шәһәребез шагыйрьләре Фәнүзә Сабирова һәм Гөлчирә Ибатуллина төбәгебез табигатенә багышланган шигырьләрен укып, чараны тагын да баеттылар.
Кичәдә катнашкан шәһәребез аксакаллары фотолар остасы Марат Кучкаевның бу эшләре белән укучы балаларны таныштырырга, шулар нигезендә табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә, патриотик хисләрне үстерергә кирәклегенә басым ясадылар. Ә Марат Кучкаевның үзенә яңа иҗат уңышлары, иҗат табышлары теләп калдылар.
Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Кол Гали исемендәге
милли китапханә мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев