Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тукай һәйкәле - таудан шуу урыны түгел

Шәһәребездә рәхәтләнеп ял итү, күңел ачып йөрү өчен матур урыннар җитәрлек. Шул матурлыкларны җимерүчеләр дә булмаса, тагын да яхшырак булыр иде дә бит... Вакыт табып без дә гаиләбез белән Тукай паркында йөреп кайтырга булдык. Көне дә бик матур иде, көзнең соңгы җылы көннәре җанга рәхәтлек бирә. Шәһәребездә паркларның күп булуына,...

Шәһәребездә рәхәтләнеп ял итү, күңел ачып йөрү өчен матур урыннар җитәрлек. Шул матурлыкларны җимерүчеләр дә булмаса, тагын да яхшырак булыр иде дә бит...
Вакыт табып без дә гаиләбез белән Тукай паркында йөреп кайтырга булдык. Көне дә бик матур иде, көзнең соңгы җылы көннәре җанга рәхәтлек бирә. Шәһәребездә паркларның күп булуына, балалар белән барыр урыннар булганга сөенеп куясың. Карының ачса, «Түбәтәй»дән гөбәдия, өчпочмаклар, үлән кушып ясалган чәй белән сыйланырга була.
Паркта йөреп арыганнан соң, кайтыр юлга чыккач күңелсез күренешкә тап булдык. Бер төркем балаларны әти-әниләре, ни өчендер, уйнарга башка урын булмагандай, Тукай һәйкәленнән тау ясап шудыралар, шатланышып, шуларга карап көләләр. Алай гына да түгел, бер яшь әти «тау»дан баласын күтәреп алды да, судан бушаган шешәсен Тукай һәйкәле итәгенә ташлап калдырды. Аннан, бик канәгать кыяфәт белән, көлә-көлә китеп барды. Мондый кыргыйлыкны күреп шаккаттык. Әтисе бүген чүпләсә, аңа карап икенче көнне баласы шуны ук кабатлаячак бит. Әтисе шулай эшләгәч, дөрес дип уйлый гөнаһсыз сабый...
Тукаебыз татар булганга шулай мыскылладылармы? Ә бәлки, ул аңгыралар Тукайның кем булуын гына түгел, һәйкәл янында үзеңне ничек тотарга икәнлеген дә белмиләрдер? Һәйкәлләрнең телләре юк, нәрсә эшләсәгез дә каршы сүз әйтә алмаслар. Үзен тәрбиялегә санаган кеше балалар янында, бигрәк тә үз баласы алдында, шундый юньсезлекне эшләмәс иде.
Җамал ӘЮПОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X