Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тукай премиясенә тәкъдим ителгән

2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Быел әлеге мәртәбәле премиягә тәкъдим ителгәннәр арасында шәһәрдәшебез Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов та бар. Бүләккә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карагач, комиссия 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге...

2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Быел әлеге мәртәбәле премиягә тәкъдим ителгәннәр арасында шәһәрдәшебез Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов та бар.
 
Бүләккә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карагач, комиссия 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 18 кандидатны күрсәтү турында карар чыгарган. Фирдәвис Хановны Түбән Камада Г.Тукай исемендәге әкият паркы проектын эшләгән өчен «Россия архитекторлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге тәкъдим иткән.
Чыннан да, менә инде ике ел әлеге парк шәһәрдәшләребезнең дә, килгән кунакларның да яраткан урынына әверелде. Аның даны еракларга таралды. Шушы паркны үз күзләре белән күрү өчен Түбән Камага махсус килүчеләр дә байтак. Әлбәттә, исеме дә, җисеме дә Тукайга турыдан-туры кагылышлы әлеге җәмәгать урынын яңартып төзүне, камиллек дәрәҗәсенә җиткереп гамәлгә ашырган Фирдәвис әфәнде әлеге бүләккә һичшиксез лаек.
Тагын шунысы да бар, «Азатлык» радиосы сайтында Габдулла Тукай премиясенә күрсәтелгән кандидатлар өчен тавыш бирү оештырылган.
Бу нисбәттән, түбәнкамалылар да читтә калмаса, күренекле якташыбыз Фирдәвес Ханов өчен тавыш бирсә, беренчедән, бу - бөек шагыйребез рухына халкыбызның ихтирамын күрсәтер, икенчедән, шәһәребезнең, милләтебезнең дәрәҗәсен тагын да күтәрү булыр иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев