Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тукай паркы яңара

Яшьлек урамындагы Тукай паркының яңартылуы хакында ишеткәнсездер инде. Ул моннан соң ял итү һәм китап уку паркы итеп үзгәртеләчәк. Аның махсус символикасы да булдырылган. Күп тә үтмәс, яңартылган һәм матурланган парк түбәнкамалыларның яраткан ял итү урыннарының берсенә әйләнер. Шәһәребез ЗАГСыннан әллә ни ерак булмаган бу паркны яңа өйләнешүче парлар да...

Яшьлек урамындагы Тукай паркының яңартылуы хакында ишеткәнсездер инде. Ул моннан соң ял итү һәм китап уку паркы итеп үзгәртеләчәк. Аның махсус символикасы да булдырылган. Күп тә үтмәс, яңартылган һәм матурланган парк түбәнкамалыларның яраткан ял итү урыннарының берсенә әйләнер. Шәһәребез ЗАГСыннан әллә ни ерак булмаган бу паркны яңа өйләнешүче парлар да тиз арада үз итәрләр, дип уйлыйм.
Планнар зурдан, тик Шәһәр көнен бәйрәм итәргә бер ай чамасы гына вакыт калып бара, паркны тулаем үзгәртергә өлгерерләрме икән дип, иртән эшкә барышлый паркка сугылып, андагы үзгәрешләрне карап чыгарга булдым.
Моңа кадәр елга бер генә мәртәбә (бөек шагыйребез Тукай туган көнне) искә алына торган паркта кызу эш кайный. Кемдер брусчатка җәя, кемдер электр чыбыклары суза, кемдер өй сала. Теге мәкальдәгечә: «Гали дә үз эшендә, Вәли дә үз эшендә». Аларның ничек эшләгәннәрен салмак кына атлап, әби-бабайлар күзәтеп йөри. Һава сулап йөргән Саимә әби әйтмешли: «Тырышалар инде, тырышалар, күз тимәсен». Ә башкарылган эшләр, чынлап та, шактый: күп җирдә брусчатка җәелгән, паркка керү капкасының тимер каркасы әзер, су анасы коеначак бассейн эшләре дә төгәлләнү ягында. Иң мөһиме: бар җирдә кызу эш кайный.
Шәһәребезнең иске микрорайоннарына соңгы елларда игътибар артуга сөенеп туя алмыйм. Юкса, Тынычлык урамында яшәүчеләр үзләренең елдан-ел матурлана барган урамнары белән борыннарын өскә чөеп, «безнең урам «главный» урам» дип, сатканда квартир хакларын 100әр меңгә күтәреп куялар иде. Әнә, иске микрорайоннар да матурлыгы ягыннан бер дә калышмый хәзер, өстәвенә, тыныч, матур, яшеллеккә күмелгән.
Шәһәребез үсә, матурлана, исән булып, парк каршындагы «сакаллы төзелеш»не - «Культурный центр Нижнекамска»ның да ачылуын күрергә насыйп булсын. Киләчәктә шушы үзәк белән нотариус конторасы арасындагы ташландык мәйданчыкка да чират җитеп, тулаем бербөтен комплекс белән хозурланырга язсын.
Без соңгы елларда Европа үрнәгенә иярергә яратабыз, аларга мөкиббән китәбез. Без аларга түгел, алар безгә иярерлек булсын. Ә яңа Тукай паркы (авторы - Фирдәвис Ханов) - безнең милли төсмерләрне, татар халкының тарихын саклап калучы бердәнбер парк әлегә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X