Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Туган як»тан аерылмый

«Туган як» газетасы чыга башлаган беренче көннәрдән алып аңа даими язылып, яратып укучылар аз түгел. Шуларның берсе - Фәния Камалетдинова. 79 яшьлек бу әби икенче яртыеллыкка язылырга дип, таякка таянып редакциягә килде. Авыру булса да, «Туган як»ны ташламый, һәр санын игътибар белән укый икән. Үзе әйтүенчә, аны алты ел элек...

«Туган як» газетасы чыга башлаган беренче көннәрдән алып аңа даими язылып, яратып укучылар аз түгел. Шуларның берсе - Фәния Камалетдинова.
79 яшьлек бу әби икенче яртыеллыкка язылырга дип, таякка таянып редакциягә килде. Авыру булса да, «Туган як»ны ташламый, һәр санын игътибар белән укый икән. Үзе әйтүенчә, аны алты ел элек вафат булган тормыш иптәше дә яратып укыган. Кунакны бүләксез кайтарып җибәрә алмадык, Фәния апа, бүләк иткән яулыкны куанып кабул итте, рәхмәтен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез 2017 елның икенче алты аена «Туган як»ка язылу бәяләре түбәндәгечә:
Тулы комплектка (си-шәмбе һәм җомга саннарына) - 648 сум; җомга саннарына гына - 546 сум.
Альтернатив язылу бәясе: 350 сум. Бу очракта сез «Туган як» газетасын ярты ел дәвамында һәр атнаны шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы «Нур» мәчетеннән, Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасыннан, (Кайманов ур., 9нчы йорт), «Шинник» спорт комплексыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән килеп алачаксыз.
Редакциянең үзеннән (Химиклар урамы, 64 а) килеп алучыларга - 300 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев