Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Туган тел ункөнлеген тәмамлап

Милли ризыклар, биюләр, җырлар... Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиядә туган телгә багышланган бәйрәм узды. Түбән Кама мэры урынбасары Эльвира Долотказина җитәкләгән муниципаль район делегациясе вәкилләре арасында Бөтендөнья татарлар конгрессыныӊ Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, «Аксакаллар» шурасы, «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары, милли оешмалар җитәкчеләре, укытучылар булды. Дәрәҗәле кунакларны чәк-чәк белән...

Милли ризыклар, биюләр, җырлар... Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиядә туган телгә багышланган бәйрәм узды.
Түбән Кама мэры урынбасары Эльвира Долотказина җитәкләгән муниципаль район делегациясе вәкилләре арасында Бөтендөнья татарлар конгрессыныӊ Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, «Аксакаллар» шурасы, «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары, милли оешмалар җитәкчеләре, укытучылар булды.
Дәрәҗәле кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар, фойеда шулай ук милли ризыклардан күргәзмә дә әзерләнде. Вәкилләр татар, рус, украин, башкорт, үзбәк һәм башка халык милли ризыкларыннан авыз итеп карадылар. Гимназия укучылары кунаклар өчен төрле милләт биюләре башкарды.
Бәйрәмнеӊ әдәби-музыкаль өлеше халкыбыз шагыйре Г.Тукай сүзләренә язылган «Әллүки» җыры белән башланды. Алып баручылар исә туган тел бәйрәменеӊ тарихы белән таныштырдылар. «ИрНас» (җитәкчесе Ирек Наскаев), «Эсфир» (җитәкчесе Лилия Казанцева) ансамльләре башкаруында биюләр, гимназия горурлыгы булган Алмаз Хөрмәтуллин, Әдилә Сәхәбиева. Юлия Баженова һ.б. җырлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Сүз уӊаеннан, чарада шулай ук әлеге гимназия исемен йөртүче шәхес турында да әйтелде. Якын арада биредә рәссам, сынчы Бакый Урманченың 120 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар.
Бәйрәм, традиция буенча, «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Тантаналы өлештән соӊ Татарстан Республикасыныӊ телләр турындагы законнарныӊ Түбән Кама муниципаль районында үтәлешен тикшерүче комиссия әгъзалары чираттагы утырыш уздырдылар.
Түбән Камада милли телне саклап калу һәм үстерү өчен зур эш башкарыла. Бездә 50дән артык милләт вәкилләре яши. Аларны барысын да кунакчыл Халыклар дуслыгы йорты берләштерә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев