Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында “Театрда шигърият” дип исемләнгән бик зур һәм эчтәлекле кичә булды

Әлеге чара “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылган.

Кичә башланганчы, шактый алдан, “ТатарларТК” килештерү төркеменең чираттагы гомуми җыелышын үткәрделәр. Ул тәмамлангач, кунаклар театрның тамашалар залына керде. Анда җыелган шигырь сөючеләр Тукайга багышланган шигырьләрне театр артистлары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм, гомумән, сәнгатьле уку белән мавыгучы түбәнкамалылар башкаруында тыңладылар. Күренекле татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең “Таң вакыты” дип исемләнгән пластик спектаклен тамаша кылдылар.

Кичәдәге чаралар аның белән генә тәмамланмады “Театрда кич утыру” дигән проект кысаларында, халкыбызның уеннарын искә төшереп, уйнадылар. Җырлап-биеп, күңел ачтылар.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев