Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Трамвайга 22 сум түләячәкбез

Август башыннан трамвайда йөргән өчен юл хакы 2 сумга артачак. Узган җомгада журналистлар белән уздырылган матбугат киңәшмәсендә предприятие җитәкчелеге шул хакта белдерде.

Трамвайда йөргән өчен түләү соңгы мәртәбә 2016 елда арткан. Ләкин хәзер ул бәяләр үзен акламый икән. Предприятиедә әйтүләренчә, тотылган чыгымнарны каплау өчен юл хакы 40 сумнан артык булырга тиеш. 
Тарифлар буенча республика комитетында яңа документларны тикшереп өйрәнгәч, тиешле карар әзерләнгән. Хәзер аны юстиция министрлыгы һәм прокуратура өйрәнә. «Августтан да соңга калмыйча бәяләрне арттырырга планлаштырабыз. Ул гадәти гражданнарга 22 сум булачак, карталары булганнар – 20 сум,  ташламаларга ия кешеләр 15  сум түләячәк, –  диде «Шәһәр электр транспроты» предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин.
Трамвай предприятиесе – муниципаль оешма. Электр транспорты юллары челтәре шәһәрнең 3/1 өлешенә сузылган һәм кешеләр арасында иң популяр җәмәгать транспорты булып санала. Шулай булса да, финанс ягыннан ул зыянга эшли. «Хәтта юл йөрү тарифларын автобусныкына  тигезләсәк тә, чыгымнарны капларга мөмкинлек бирмәячәк», – дип белдерде Түбән Кама муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов...
Шәһәрдә электр траспорты юллары челтәрен киңәйтү тукталып тормый. Хәзерге вакытта юлларның «Көньяк» тармагын төзү буенча проект-смета документлары әзерләнгән инде, бу мәсьәлә инженер белгечләр белән дә килешенгән. Төзелеш  1 миллиард сумга төшәчәк. Яңа юлның озынлыгы 12 километр тәшкил итәчәк һәм пассажирлар агымы елга 20 миллион кешегә җитәчәк дип көтелә. Ә бу предприятиенең финанс хәлен яхшыртырга ярдәм итәр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев