Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Трамвайда ничек арзанга йөрергә?

"Туган як"ның 23 гыйнвар санында сезгә, февраль аеннан башлап трамвайда йөрүнең дә кыйбатланачагы турында хәбәр иткән идек. Ул хәбәргә нәкъ бер ай тулган чакны, ягъни Ватан сакчылары көнендә (әйтерсең, язмыш шаяртуы) трамвай пассажирлары, билет өчен, кесәләреннән 18 сум чыгарып бирә башладылар. Шул күрсәтелгән вакытта газетабызда язган булсак та, бәяләр артканнан...

"Туган як"ның 23 гыйнвар санында сезгә, февраль аеннан башлап трамвайда йөрүнең дә кыйбатланачагы турында хәбәр иткән идек. Ул хәбәргә нәкъ бер ай тулган чакны, ягъни Ватан сакчылары көнендә (әйтерсең, язмыш шаяртуы) трамвай пассажирлары, билет өчен, кесәләреннән 18 сум чыгарып бирә башладылар. Шул күрсәтелгән вакытта газетабызда язган булсак та, бәяләр артканнан соң кемнең ничә сум түләргә тиешлеген җентекләбрәк аңлатып үтәбез.

Иң элек, әйдәгез, акчаны янга калдыру өчен, бергәләп уйлап карыйк. Вагонга һәр утырган саен, трамвай билеты өчен кондукторга 18 сум тоттырабыз (элек 15 сум иде). Ә айлык электрон билет (электронный проездной билет) алган булсак, бер утыру безгә нибары 16 сумга төшә. Аерма 2 сум гына булса да, бер айга шактый сумма җыела. Шуңа күрә, әгәр дә трамвай төп транспортыгыз икән, бераз мәшәкатьлерәк булса да, айлык электрон билет-карта алып куегыз. Ул электрон картаны почтада алырга була, рәсмиләштерү 60 сумга төшәчәк. Аны акча белән тутыру тәртибе - кесә телефонына салгандагы шикелле үк. Иң элек, ай буена үзегезнең чама белән ничә мәртәбә трамвайга яки автоубска утырачагыгызны чамалыйсыз. Шуннан соң, почта бүлегенә, яки "Ак барс"ка яисә Саклык банкына барып, шул айлык электрон билетыгызга акча саласыз. Бу очракта, трамвайга бер утыруыгыз - 16 сумга, ә автоубска исә 18 сумга төшәчәк. Трамвай һәм атвобуска бик сирәк утыручы пенисонерлар өчен дә кулай бу.

Әгәр дә сез ташламага ия икән, ул чагында трамвай һәм автобуста йөрү сезгә тагын да арзанракка төшә: аена 399 сум түләп, бердәм социаль айлык юл йөрү билеты алырга була (балаларга - 241 сум). Юньләп укып тормыйча, шул очсыз бәягә теләсә кайсыгыз биелт алырга чыгып чапмагыз! Ташламага ия кешеләр дигән сүзләргә игътибар итегез. Бу очракта, льготага ия кешеләр - пенсионерлар, күпбалалы гаиләдәгеләр, ятим балалар, I, II һәм III группа инвалидлар, Чернобыль АЭСы фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, прокуратура һәм ГУИН хезмәткәрләре, мактаулы донорлар һ.б. Бердәм социаль айлык юл йөрү билеты белән, бу категория кешеләр ай буе теләгән кадәр трамвайда, автоубста һәм, шулай ук, үзебезнең административ район биләмәсендәге авыл җирләренә халыкны ташый торган җәмәгать транспортында йөри алалар.

1 мартта пассажирларны тагын бер күңелсез яңалык көтә: айлык юл билеты мәктәп укучыларына, студентларга 600 сумга җиткерелә (моңа кадәр 500 сум иде), калган кешеләр өчен - 850 сум (элек - 750 сум).

Трамвай һәм автобуста йөрү бәясе арткач, ирегез яки хатыныгыз, я танышыгыздан алып торган айлык социаль билеты белән йөрү бәхетеннән мәхрүм булачаксыз. Чөнки бердәм социаль билет белән бергә, шул билетны алу хокукы бирә торган шәхси документны да кондукторга күрсәтү мәҗбүри! Алайса, картаеп та акыл җыймаган хәйләкәр карчыкларның (иренеңа йлык билеты белән утыручы), трамвайдагы бар халыкның һушын алып, үз вазыйфасын үтәүче кондукторны аты-юлы белән сүгеп ташлавы - Түбән Кама өчен гадәти хәл...

Шәһәр электр транспорты предприятиесе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллин раславынча, бүгенге көндә бер пассажирны бер мәртәбә трамвайда йөртүнең үзкыйммәте - 20 сум 62 тиен. Предприятие тотрыклы рәвештә эшләсен өчен, кимендә,1 5 процент рентабельлекне кушып исәпләсәң, гадәти бер пассажирның трамвайга бер утыруы 23 сум 71 тиен тәшкил итә, ди. Димәк, трамвайга керүгә каршыбызда пәйда булган кондукторга 18 сумны сузганда, 5 сум 71 тиенебез янга калды дип, тынычлана алабыз. Бәлки, бу язманы шушы юллардан башларга кирәк булгандыр?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев